Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай политехника техникумында янгынга каршы өйрәнүләр узды

Азнакай янгын сүндерү һәм коткару горнизоны техникумда шартлы уйланылган янгынны сүндерү бенча күнекмәләр үткәрде.

Янгын сүндерүчеләр әлеге бинада янгынга каршы һәм аның тармагында калган кешеләрне коткару буенча күнекмәләр үткәрде. Уйдырма буенча янгын бинаның 1 катында булды. Иң беренчеләрдән булып янгын урынына 87 нче янгын сүндерү бүлеге янгынгылары килеп җитте, соңыннан аларга 24 нче янгын сүндерүчеләре дә кушылды. Радиолгыч аша кыскача киңәшләшеп, коткаручылар тиз арада эшкә кереште. Коткаручыларның бер төркеме һава сулагыч киеп кешеләрне эзләргә, аларга ярдәм итәргә ашыкты, икенче төркем янгынны сүндерү буенча эш башкарды. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне алып чыгып, аларга беренче ярдәм күрсәтелде. Ниһаять, берничә минуттан радиоалгыч аша: "Янгынны сүндердек һәм кешеләргә куркыныч янамый,"- дигән хәбәр килеп иреште. Азнакай янгын сүндерүчеләре әлеге "янгынны" уңышлы гына җиңеп, үзләренә тагын бер кат тәҗрибә тупладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев