Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай поликлиникасында аеруча җанлылык күзәтелә

Инде хәбәр иткәнебезчә, июль аеннан районыбызда сәламәтлек өлкәсенең мөһим кампаниясе - халыкны диспансерлаштыру бара. Аның максаты - яман, җитди авыруларны вакытында ачыклап, дәвалап, кешеләрнең гомерен саклап калу, халыкның гомер озынлыгын арттыру. Сүз дә юк, монда профилактик чаралар да зур роль уйный. Әйтергә кирәк, күп кенә Европа илләрендә нәкъ менә шул...

Инде хәбәр иткәнебезчә, июль аеннан районыбызда сәламәтлек өлкәсенең мөһим кампаниясе - халыкны диспансерлаштыру бара.


Аның максаты - яман, җитди авыруларны вакытында ачыклап, дәвалап, кешеләрнең гомерен саклап калу, халыкның гомер озынлыгын арттыру. Сүз дә юк, монда профилактик чаралар да зур роль уйный. Әйтергә кирәк, күп кенә Европа илләрендә нәкъ менә шул юнәлештә тиешенчә эшләп, уңай нәтиҗәләргә ирешелә дә.

Россия хөкүмәте, Сәламәтлек саклау министрлыгы илдә диспансерлаштыруның озак вакытлы программасы аша вакытсыз үлем-китемнәргә чик куярга ниятли. Моны диспансерлаштыруның быелгы программасына керүче яшьтәгеләрнең дә аңлавы һәм активлык күрсәтүе сорала. Гомуми тикшерүләрдән тыш, кырык яшьтән узганнарга күз басымын, терапевт һәм невролог тикшерүен, корсак куышлыгы органнарына УЗИ, хатын-кызларга маммография, ир-егетләргә онкомаркер билгеләве үтәргә кирәк.


Ел тәмамланырга ике ай гына калып бара, поликлиникада да зур җанлылык. Сүз дә юк, барыбыз да ашыга, каударлана. Әмма кампаниянең мөһимлеген, кирәклеген аңлап, активрак, чиратларда бер-беребезгә карата илтифатлы, игътибарлы, сабыр булсак иде.


Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай поликлиникасында аеруча җанлылык күзәтелә