Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай почтамты республика бәйгесендә беренчелекне яулады

"Татмедиа" һәм "Татарстан почтасы" язылу компаниясе нәтиҗәләре буенча өченче ел инде уртак конкурс оештыра. Быел "Кече шәһәрләрнең иң яхшы почта бүлекчәләре" номинациясендә Азнакай почтамты беренчелекне яулады. Әлеге уңайдан без аның җитәкчесе Рәзидә Җәләевага мөрәҗәгать иттек. - Әлеге җиңү җиңел генә бирелмәде, бик тырышып эшләргә туры килде. Тырышлык бушка китмәде -...

"Татмедиа" һәм "Татарстан почтасы" язылу компаниясе нәтиҗәләре буенча өченче ел инде уртак конкурс оештыра.

Быел "Кече шәһәрләрнең иң яхшы почта бүлекчәләре" номинациясендә Азнакай почтамты беренчелекне яулады. Әлеге уңайдан без аның җитәкчесе Рәзидә Җәләевага мөрәҗәгать иттек.

- Әлеге җиңү җиңел генә бирелмәде, бик тырышып эшләргә туры килде. Тырышлык бушка китмәде - безнең җирлек иң күп укучы районнарның берсе булып калды. Мондый конкурслар кирәк дип исәплим, 50 мең сум акчалата премия бирделәр. Аз хезмәт хакына эшләүче почтальоннар өчен яхшы кызыксындыру чарасы. Безнең Азнакай почтамтында 185 кеше эшли. Арада яшьләр күп. Барыбыз да халыкны вакытлы матбугат белән тәэмин итү өчен көч куябыз. Халык район газетасы "Маяк"ны бик яратып укый. Соңгы ике елда гына да аның тиражы 1700 данәгә артты. Язылу кампаниясе барышында аеруча Карамалы, Югары Стәрле, Балтач, Тымытык почта бүлекчәләре хезмәткәрләре тырышып эшләде.

"Газета-журналларга язылучылар көне" үткәрү дә эшебездә файдага гына. Күп кенә басмалар бу көнне язылучыларга бүләкләр тапшыра. "Маяк" газетасы редакциясе дә укучыларын куандырды.

Подписка вакытында ярдәм итүчеләрнең һәрберсенә зур рәхмәтлебез. Район җитәкчелегенең бу яклап игътибарына бик шатбыз. Азнакайлылар һәрчак шулай матбугаттан өзелмәсен, ил-көн вакыйгаларыннан хәбәрдар булып яшәсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай почтамты республика бәйгесендә беренчелекне яулады