Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай почтамты “Маяк” газетасы белән берлектә “Әбүнәче көне” уздырды

Азнакай почтамты "Маяк" газетасы белән берлектә "Әбүнәче көне" уздырды. Иртәдән үк газета-журналларга язылу өчен тезелгән чиратны күреп, сөенеп куясың. Димәк, халкыбыз гәҗит укырга ярата. Бүгенгесе тагы да күңеллерәк үтте, чөнки әбүнәчеләребез өчен чәй өстәле дә әзерләнгән иде. Шунда ук үзара сөйләшү дә булып алды: - Нәкъ менә әбүнәче көнендә язылам....

Азнакай почтамты "Маяк" газетасы белән берлектә "Әбүнәче көне" уздырды.

Иртәдән үк газета-журналларга язылу өчен тезелгән чиратны күреп, сөенеп куясың. Димәк, халкыбыз гәҗит укырга ярата. Бүгенгесе тагы да күңеллерәк үтте, чөнки әбүнәчеләребез өчен чәй өстәле дә әзерләнгән иде. Шунда ук үзара сөйләшү дә булып алды:

- Нәкъ менә әбүнәче көнендә язылам. Ул көнне зур бәйрәм кебек көтеп алам. "Маяк"ны белә-белгәннән бирле укыйм. Ул елдан-ел байый, эчтәлеклерәк чыга. Җомга көнне төсле, калын кушымта белән килә торганын аеруча яратам. Анысында бөтен ил вакыйгалары белән дә танышырга мөмкин. Үз йортымдагы почтадан газеталарны урлыйлар. Әмма иренмим - почта бүлекчәсеннән үк килеп алам, - ди Риф Сафин.

- Район газетасын беренче сыйныфка укырга кергәнче үк әтиемнән укыта идем, - дип сүзгә кушыла Флера Шәмсетдинова. - Шуннан бирле аерылган юк. Эчтәлеге бик әйбәт. Әмма төрле рәсми документлар, карарларның бик вак шрифтлар белән язылуын бер дә яратмыйм. Бер дә укып булмый аларны.

- Күзләрем бик начар күрә башлагач, күп кенә газета-журналлар белән аерылышырга туры килде. Әмма "Маяк"тан аерылып булмый. Төннәремне йокламыйча бышыннан азагына кадәр укып чыгам, - дип үз фикерен җиткерергә ашыкты Рәзинә Гәрәйшина.

- Район турындагы беренче яңалыкларны "Маяк"тан укып беләм. Бөтен утырышлар, аларда каралган мәсьәләләр, рәсми документлар, белдерүләрме... Кыскасы һәммәсен җентекләп укып чыгам. Бу мәгълүматларны башка беркайдан да таба алмыйсың. Аларның һәммәсе эш кешесе өчен зур әһәмияткә ия бит, - ди яшь газета укучыларыбызның берсе Ринат Бәдретдинов.

Почта хезмәткәре Әлфия Галиева да да үзенең һәм әбүнәчеләрнең фикерен җиткерергә ашыкты:

- "Маяк"ны бик яратып укыйлар. Аның килгәнен көтеп торалар. Әмма кайбер әби-бабайлар кайбер материалларның вак хәрефләр белән язылуыннан зарланалар, укып булмый, диләр.

... Әбүнәче көне әнә шулай үзара фикер алышу урынына әйләнде. Ә безне - маякчыларны, иң сөендергәне: укучыларның ихлас рәхмәте. Аларның киңәш-тәкъдимнәре дә кадерле.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай почтамты “Маяк” газетасы белән берлектә “Әбүнәче көне” уздырды