Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай Пенсия фонды идарәсе электрон юл белән эшләүгә күчә. ФОТОРЕПОРТАЖ.

Районда еллык хисап җыелышлары бара. 10 февральдә Пенсия фонды идарәсе дә узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясап, киләчәккә бурычлар билгеләде. Пенсия фонды идарәсе начальнигы Ләйсән Ваһапова алга таба районың барлык страховательләре белән документлар әйләнеше электрон төрдә булачагын билгеләп үтте. Бүгенге көндә оешма һәм предприятиеләр белән 200 килешү төзелгән. 2016 елда пенсия...

Районда еллык хисап җыелышлары бара. 10 февральдә Пенсия фонды идарәсе дә узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясап, киләчәккә бурычлар билгеләде.

Пенсия фонды идарәсе начальнигы Ләйсән Ваһапова алга таба районың барлык страховательләре белән документлар әйләнеше электрон төрдә булачагын билгеләп үтте. Бүгенге көндә оешма һәм предприятиеләр белән 200 килешү төзелгән. 2016 елда пенсия эшләре макетларының 70 процентыка якыны электрон җибәрелгән.

Җыелышта район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов катнашты. Ул районда башкарылган эшләр белән таныштырды.

Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге информацион технологияләр идарәсе начальнигы Әлфәт Әхмәтҗанов үз чыгышында фондтагы яңалыкларга тукталды, Азнакай пенсия фонды идарәсенең тотрыклы эшләвен, республикада алдынгы позицияне биләвен әйтте.

Соңыннан Ләйсән Ваһапова идарә белән тыгыз хезмәттәшлек иткән коллективлар җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев