Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай Пенсия фонды идарәсе еллык хисап тотты

Бүген Азнакай Пенсия фонды идарәсенең хисап җыелышы узды.

Анда ТР буенча Россия Пенсия фонды бүлекчәсе управляющие урынбасары Наил Сафиуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, хезмәттәшлек итүче учреждение һәм оешма җитәкчеләре катнашты.

Азнакай Пенсия фонды идарәсе начальнигы Ләйсән Ваһапова коллективның 2019 елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады һәм агымдагы елда алга куелган бурычларны яктыртты.

Җыелышта чыгыш ясап, Наил Сафиуллин, Таһир Һадиев, Айдар Хәлиуллин коллектив эшенә уңай бәя бирделәр һәм алга таба да халык белән килешеп һәм аңлашып эшләүләрен теләделәр.

Соңыннан ел нәтиҗәләре буенча бер төркем хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев