Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай Әнәс Исхаков белән хушлашты

Әнәс Гатуф улы Исхаков үзеннән соң районыбыз гына түгел, республика, ил тарихында әнә шундый якты эз калдырып китте.

Кешенең язмышы туганчы ук язылып куелган була ди. Хактыр. Табигать биргән сәләте буенча Лениногорск районы Югары Чыршылы авылында туган Әнәс Исхаковтан күренекле рәссам чыгарга тиеш булган. Юкка гына ул музыка-сәнгать училищесында шул һөнәрне үзләштермәгән бит! Әмма аңа ак киндер битне түгел, ә тирәягын күркәм эш-гамәлләре белән матурлау-бизәү язган. 

Әнәс Исхаковның хакимият олимпына юлы 1971 елда – КПСС райкомының пропаганда һәм агитация бүлеге инструкторы итеп чакырылган чордан башлана. Комсомолда эшләү дәверендә ул яшьләр оешмасын республика югарылыгына күтәрә, хәтта район тарихында күрелмәгәнчә, Мәскәүгә Бөтенсоюз комсомол съездына делегат итеп сайлана.

Зур оештыру сәләтен, кешеләр белән уртак тел таба белүен күреп, Әнәс Исхаковны 1983 елда халык депутатларының башкарма комитеты рәисе итеп сайлыйлар. Районның барлык өлкәләрендә: авыл хуҗалыгында, нефть сәнәгатендә, мәдәният, мәгариф, медицина, спортта районны алдынгылар сафында тота. Республикада “Азнакай факторы” дигән гыйбарә дә нәкъ ул җитәкчелек иткән чорда барлыкка килә.

1992 елда Әнәс Исхаков Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Азнакай районы һәм шәһәре хакимияте башлыгы итеп билгеләнә, ә 1995 елдан – халык депутатларының Азнакай берләштерелгән Советы рәисе.

Үзе дә югарыга күтәрелгән саен, бергә чыныгу алган, эшкә уңган-булган кадрларны ышанычлы, төпле команда итеп туплый. Аларның күбесе республика күләмендә таныла, районыбыз үсешенә лаеклы өлеш кертә.

Үзенең энергиясе белән әйләнәтирәдәгеләр арасында очкын кабыза торган кеше ул Әнәс Исхаков. Читтән килүчеләр Азнакайны гөлбакчага тиңлиләр. Урамнарыбыз яшеллеккә күмелеп утыра, һәр җирдә чисталык, тәртип. Бу Әнәс Исхаков чорыннан ук килә. “Гөлбакча” программасы нигезендә калабызның йөзе шулай матурланды. Гомумән, Әнәс Исхаков җитәкчелек иткән еллар – ул районыбызның чын-чынлап чәчәк аткан чоры. Элемтә, көнкүреш хезмәте күрсәтү йортлары, икмәк комбинаты, котельный, бала тудыру комплексы, ит эшкәртү цехы, яшелчә саклагыч, сәүдә һәм көнкүреш хезмәте объектлары, яңа мәктәпләр, сәнәгать предприятиеләре, торак йортлар төзелде. Мәнәвез һәм Яңа Юл, Актүбәнең Монолит һәм Каенлы бистәләре дә шул елларда күтәрелде. “Көмеш су” фонды район халкын саф чишмә суы белән тәэмин итте. Ике асфальт заводы төзелеп, районның һәр авылына заманча юллар салынды, газ керде.

Әнәс Исхаковны районда белмәгән кеше юк. Ул үзе дә һәр азнакайлыны исемләп белә дисәң, һич арттыру булмас. Кайсы гына хуҗалыкка барып чыкмасын, механизаторлар, терлекчеләр белән кул биреп күрешер, исемләп дәшәр, хәл-әхвәл сорашыр. Аңа гозер белән кергән кеше буш вәгъдәләр белән чыкмас. Ничек итсә дә, ярдәм җаен табарга тырышыр район башлыгы.

Әнәс Исхаков авыл хуҗалыгын икътисади үстерүне, реформалаштыру шартларында яңа рельсларга кертеп, югары нәтиҗә алуны үз эшчәнлегенең төп кыйбласы итеп куйды. Ул җитәкчелек иткәндә мөгезле эре терлек саны буенча да, ашлыкның тулай җыемы буенча да республикада беренчелекне тотты Азнакай. 1997 елда бөртеклеләрнең һәр гектарыннан Татарстанда иң югары уңыш – 52 центнер җыеп алынды. Җиргә хуҗаларча караш көчәя, фермер хуҗалыклары арта. Авыл хуҗалыгы продуктларын эшкәртү өчен урыннарда көнбагыш мае, ак май чыгару цехлары, тегермәннәр төзелә.

Югары оештыру сәләтенә ия җитәкче булуы өстенә ул әле йөрәге тулы хисле шагыйрь дә. Әнәс Исхаков – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, ун китап авторы. Аның җырларын татар эстрадасының иң якты йолдызлары яратып башкара.

Азнакай белән Төркиянең Тарсус шәһәре арасына дуслык күперен салган шәхес тә ул. Бу кардәшлек менә ике дистә елдан артык дәвам итә.

Лаеклы ялда да тынгы белми ветеран. 2015 елда Әнәс Исхаковны районның иҗтимагый совет рәисе итеп сайлыйлар. Иҗтимагый совет ул чорда бик актив эшчәнлек алып бара.

Әнәс Гатуф улы Исхаков үзеннән соң районыбыз гына түгел, республика, ил тарихында әнә шундый якты эз калдырып китте.

22 октябрьдә район-шәһәр Мәдәният йортында аның белән хушлашу һәм соңгы юлга озату оештырылды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгын озак еллар җитәкләгән Марат Әхмәтов, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, “Татнефть” җәмгыятенең профсоюз оешмасы рәисе Гомәр Яруллин, Лениногорскиның элеккеге башлыгы Исхак Садриев, район һәм шәһәр ветераннар оешмасы рәисе Миргасим Кәримов Әнәс Гатуф улы Исхаковның олы шәхес, хөрмәтле кеше булуын әйтеп, матур сыйфатларын искә төшереп, җылы итеп искә алдылар.

Зал халык белән тулы иде. Бу үзе генә дә Әнәс Гатуф улының нинди ихтирамга ия булуын күрсәтеп тора. Мәрхүмнең тормыш иптәше Әкълимә Минхәир кызы, уллары шундый зур хөрмәт күрсәткәннәре өчен азнакайлыларга тирән рәхмәтләрен җиткерделәр.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Тарсус шәһәренең элекке башлыгы Борһанетдин Коҗамаз, Исхаков Әнәс Гатуф улы вафат булу сәбәпле, гаиләсенең тирән кайгысын уртаклаштылар.

Үзенең үтенече буенча, Әнәс Исхаковны Азнакайда татар зиратында җирләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев