Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай нефте тарихы битләреннән

1943 ел Август аенда Татарстанның Шөгер авылы янындагы 1нче скважинадан беренче тапкыр нефть алына. 1950 ел Октябрь аенда Азнакай районы җирлегендәге 13нче һәм 14нче скважиналардан нефть чыгарыла башлый. 1951 ел 16 мартта И.В.Сталин "Ромашкино, Миңнебай, Баулы, Азнакай югары дебитлы күләмле нефть ятмалары табылу белән бәйле рәвештә "Татнефть" берләшмәсенең промыселлар төзелеше...

1943 ел
Август аенда Татарстанның Шөгер авылы янындагы 1нче скважинадан беренче тапкыр нефть алына.
1950 ел
Октябрь аенда Азнакай районы җирлегендәге 13нче һәм 14нче скважиналардан нефть чыгарыла башлый.
1951 ел
16 мартта И.В.Сталин "Ромашкино, Миңнебай, Баулы, Азнакай югары дебитлы күләмле нефть ятмалары табылу белән бәйле рәвештә "Татнефть" берләшмәсенең промыселлар төзелеше һәм энергетик базаларын киңәйтү турында" СССР Министрлар Советы карарын имзалый. Ноябрь аенда Азнакай-Әлмәт нефтьүткәргече төзелеше тәмамлана, шулай итеп, 541 һәм 543нче (элеккеге 13 һәм 14нче) скважиналарда нефть планлы чыгарыла башлый.
Аннары инде Курай Елга авылы янындагы 99нчы скважина да гамәлгә кертелә. Бакудан килгән Эмма Константиновна һәм Александр Сергеевич Косовскийлар аның беренче операторлары була.
Азнакай мәйданын бораулау өчен "Татбурнефть" тресты структурасында 3нче бораулау конторасы оештырыла.
1953 ел
49нчы тәүге капиталь җыю пункты эшли башлый.
Тымытык авылы янында Ык буенда ул чорлар өчен уникаль булган су җыю һәм чистарту корылмасы төзелә.
"Бөгелмәнефть" тресты составында 2нче Актүбә колоннасы оеша.
1955 ел
1нче су җыю корылмасы (тәүлегенә 15 мең кубометр) һәм Сәпәй насос станциясе сафка баса. Нәкъ менә шуннан катламнарга су кудыру башлана.
Актүбә бистәсендә "Бөгелмәнефть" НПУ составына кергән энергоучасток төзелә.
Разведка бораулавы тарафыннан Азнакай һәм Карамалы мәйданнарының 3 миллиард тонна чыгарылган нефть запасы булган Ромашкино ятмаларына керүе ачыклана.
1956 ел
1 ноябрьдә СССР Нефть сәнәгате министрлыгының 692нче карары белән Ромашкино ятмаларының төньяк-көнчыгыш өлешендә нефть чыгару өчен "Татнефть" берләшмәсе составында дүртенче нефть промыселы идарәсе - Азнакайнефть" НПУ төзелә. Аны соңрак СССР Нефть һәм газ сәнәгате министры булып эшләгән Н.А. Мальцев җитәкли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай нефте тарихы битләреннән