Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай нефтьчеләре районның 19 чишмәсен карап, чистартып тора

Чит җирләрдә яшәгән кеше, гомер кояшы иң биек ноктага менеп җитеп таудан кире төшә башлагач, балачагында уйнап үскән бәбкә үләнле ишегалдын, салкын сулы чишмәсен исенә төшерә. Соңгы сулышында да бер кабым су йотасы килеп җирси. Әгәр дә берәр якыны аның теләген үтәп чишмә суын алып кайтып ирененә тигерсә, хәле яхшыргандай...

Чит җирләрдә яшәгән кеше, гомер кояшы иң биек ноктага менеп җитеп таудан кире төшә башлагач, балачагында уйнап үскән бәбкә үләнле ишегалдын, салкын сулы чишмәсен исенә төшерә. Соңгы сулышында да бер кабым су йотасы килеп җирси. Әгәр дә берәр якыны аның теләген үтәп чишмә суын алып кайтып ирененә тигерсә, хәле яхшыргандай була. Күңеленең тынычсызлануы басыла. Бу хакыйкать. Туган җирнең тылсымлы көчен, чишмәсенең хәл керткеч гайрәтен тату өчен читкә китеп карарга кирәкме соң?

Бүгенге нефтьчеләрнең чишмәләрне төзекләндерү һәм тернәкләндерү эше бу сорауга җавап бирә дә кебек. Читтән кунакка кайткан, яки беренче тапкыр бу якларга килгән кешеләр төзек, матур чишмәләрне күреп соклануларын яшерми. Суларының чистара һәм составының елдан-ел яхшыра баруы, кешеләрнең башта җибәргән хаталарын табигать ананың кичерүе булып тоела. "Кешеләр, сезнең миңа карашыгыз ничек, минем дә җавап шулай", - дип әйтә кебек ул.

Моннан нәкъ унҗиде ел элек, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Ринат Галиев инициативасы белән көньяк-көнчыгыш районнарда чишмәләрне төзекләндерү, тирә-юнен ял итү урынына әйләндереп, суларының сыйфатын яхшырту эшләре җәелеп китте. Һәр идарә мөмкинлеген, талантын җигеп, чишмәләрне савыктыруга кереште. "Азнакайнефть" идарәсе беренче булып "Илһам" чишмәсен төзекләндерде. Эш киң колач алды. Нефть чыгару идарәләре чишмәләргә җан өрү белән шул кадәр мавыгып киттеләр ки, "Татнефть" ААҖ җитәкчелеге "Иң яхшы төзекләнгән чишмәгә" бәйге игълан итәргә карар кылды. Шуннан башлап һәр елны үткәрелә ул. Быел да биш чишмә призлы урын өчен көрәшә.

Халык нефтьчеләрнең омтылышын һәм хезмәтен хуплады. Беренче елда гына да 26 чишмә төзекләнде, икенче елны - 24, өченче елны 18. Нефтьчеләр яшәү урыннарына, олы юлларга якын чишмәләрне төзекләндерделәр һәм дөрес эшләделәр дә. Сәнгать ансамбленә әйләнгән чишмәләр юлчыларны куандыра. Шул ук вакытта, халыкка уңайлы, зәвык белән эшләнгән ял итү урыннарына әйләнделәр алар. Еш кына чишмә яннарында туган көннәр үтә. Туй кортежлары килеп туктый. Ап-ак күлмәкле кәләш белән көяз кияү егете саф чишмә суыннан авыз итеп, Җир-анага рәхмәт әйтеп, гаилә корып җибәрә.

Азнакайдан кала, идарә тарафыннан Мөслим, Актаныш, Бөгелмә районнары территориясендәге чишмәләр дә (барлыгы 117 чишмә) төзекләндерде. Мәнәвез, Әгерҗе, Благодатное авылларындагы чишмә суын халык даими куллана. Ул авылларда барлык чишмәләр дә төзек. Алар янына утыргычлар, беседка, атынгычлар, шашлык ясау өчен мангаллар куелды һәм файдалану өчен халыкка тапшырылды.

Билгеле, чистартып, төзкләндереп тормасаң, даими кайгырту булмаса, куйган хезмәт һәм чыгым аяк астына салып таптала, чишмә яннары чүплеккә әйләнә. Компания эчендә барган үзгәрешләр, кайбер цехларның идарәчел компанияләргә китүләре, аларга беркетелгән чишмәләрнең язмышын авыр хәлгә куйды.

Шуны истә тотып, "Азнакайнефть"нең идарә җитәкчелеге узган ел Азнакай муниципаль районы җитәкчеләренә төзекләнгән, әмма шул ук вакытта хуҗасыз чишмәләргә берәр оешма яки предприятие беркетелеп ел әйләнәсенә күзәтчелек итсен иде дигән мөрәҗәгать белән чыкты.

Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты сорауга тиз колак салды. Быел район территориясендәге 74 чишмәгә санитар-экологик һәм эстетик торышын карап тору өчен хуҗалар, ягъни оешмалар билгеләп куелды. Ә нефтьчеләр тыныч күңел белән үз карамагында булган 19 чишмәне карап, чистартып тора.

Районда табигатне саклау өлкәсендә эш алып баручы тагын бер оешма бар. Ул ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгы каршындагы Ык буе территориаль идарәсе. Ул хәлле оешма. Үз чиратында чишмәләрнең торышына кызыксыну уятыр өчен, оешмаларга беркетелгән чишмәләр арасында конкурс игълан итсә, аларга ел да йомгак ясап "иң төзек" яки "иң пөхтә" номинацияләрдә җиңүчене билгеләп, бүләген тапшырса, нәтиҗәсе тагын да отышлы буласы.

Барыбызга да мәгълүм, чиста һава, саф су һәм пакизә мохит - ул сәламәтлек. Райондагы чишмәнең кайсы янына гына барма, "Челтер-челтер ага чишмә" дигән җыр сүзләре искә төшми калмый. Тәмле суын үзең белән алып киткәндә "Саклагыз мине, мин яшәсәм сезгә дә яшәү җиңел булыр" дип кала кебек ул.

Нәфис ӘХМӘТ, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай нефтьчеләре районның 19 чишмәсен карап, чистартып тора