Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай нефтьчеләре бүген һөнәри бәйрәмен каршылый

Хөрмәтле нефтьчеләр, нефть һәм газ сәнәгате ветераннары, хөрмәтле якташлар! Сезне «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Мәганов, ТР Дәүләт Советы депутатлары, «Азнакайнефть» идарәсе коллективы исеменнән Республика, Нефтьчеләр һәм газ сәнәгате хезмәтчәннәре көннәре белән чын күңелдән тәбрик итәм. Бүгенге уңышларыбыз - барлык буын нефтьчеләрнең уртак казанышы. Шулай да илнең икътисадын сугыш какшаткан...

Хөрмәтле нефтьчеләр, нефть һәм газ сәнәгате ветераннары, хөрмәтле якташлар!

Сезне «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Мәганов, ТР Дәүләт Советы депутатлары, «Азнакайнефть» идарәсе коллективы исеменнән Республика, Нефтьчеләр һәм газ сәнәгате хезмәтчәннәре көннәре белән чын күңелдән тәбрик итәм.


Бүгенге уңышларыбыз - барлык буын нефтьчеләрнең уртак казанышы. Шулай да илнең икътисадын сугыш какшаткан заманда нефть тармагына нигез салган, җир асты хәзинәсенә беренче юл ярган ветераннарыбызның керткән өлеше гаять зур. Моның өчен аларга җиткерәсе рәхмәтнең чиге юк.


Нефтьчеләр алдында бүген эшләп килүче җитештерү чараларын үзгәртеп кору, яңаларын булдыру, күмер водороды чималын табуны камилләштерү, аның яңа ятмаларын үзләштерүгә юнәлдерелгән инвестиция проектларын тормышка ашыру мәсьәләләре тора.


Компаниянең иң төп байлыгы - республика халкы. Бүген төбәгебездә яшәүчеләрнең көнкүреш шартларын яхшырту өчен компания тарафыннан бик күп социаль программалар тормышка ашырыла, торак төзелеше, мәгариф, мәдәният, спорт, сәламәтлек саклау өлкәләренә саллы ярдәм күрсәтелә.


Һөнәри бәйрәмебез - Нефть һәм газ сәнәгате хезмәтчәннәре көнен нефтьчеләребез лаеклы каршылый. «Татнефть» ААҖ елына 26 млн тоннадан артык нефть чыгарса, шуның 3 млн 490 мең тоннасы (13,96 процент) - безнең коллектив өлеше. Узган 8 айда идарә 2 млн 324 мең тонна нефть чыгарды. Җир токымнары бораулау, скважиналарга капиталь ремонт ясау, катламнарның нефть бирүчәнлеген күтәрү һәм башка юнәлешләр буенча булган күрсәткечләр дә уңышлы үтәлде.

Яңа төзелгән скважиналардан нефть алу буенча да идарә алдынгылар рәтендә бара. Аларның һәрберсе тәүлегенә уртача 11 тонна нефть бирә.


Әлеге уңышлар өчен нефтьчеләребезгә, белгечләребезгә, төрдәш предприятие, сервис компаниясе коллективларына, буровикларга, транспортчыларга, төзүчеләргә, район халкына ихлас рәхмәтемне белдерәм. Сезне алда торган зур һәм истәлекле бәйрәмнәр белән тәбрик итәм. Ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, бәхет һәм иминлек телим!

Рәзиф ГАЛИМОВ,
«Азнакайнефть» идарәсе җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай нефтьчеләре бүген һөнәри бәйрәмен каршылый