Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай нефтьчеләре “Аҗаган” хәрби-патриотик уенында көч сынашты

Кечкенә чакта әти-әни белән без һәр кыш саен "Каенкай" сәламәтләндерү үзәгенә ял итәргә бара идек. Ул вакытта безне сәламләгән ак кәүсәле каеннарның, карт наратларның җилдә серләшүе дә, өсте бозланган бассейн да миңа галәмәт зур, әкияти серле булып тоела иде. Бүген инде үсеп, үзебез дә әти-әни булгач, ял базасында булган шул...

Кечкенә чакта әти-әни белән без һәр кыш саен "Каенкай" сәламәтләндерү үзәгенә ял итәргә бара идек. Ул вакытта безне сәламләгән ак кәүсәле каеннарның, карт наратларның җилдә серләшүе дә, өсте бозланган бассейн да миңа галәмәт зур, әкияти серле булып тоела иде. Бүген инде үсеп, үзебез дә әти-әни булгач, ял базасында булган шул чакларны сагынып искә алабыз.


Быел, Ватан сакчылары көне уңаеннан "Каенкай"да оештырылган яшьләр җыенында катнашканда, кабат сабыйлык елларым искә төште - ике көнгә генә булса да балачакка әйләнеп кайту мөмкинлеге туды.


Бәйрәм уңаеннан биредә "Аҗаган" хәрби-патриотик уены оештырылган иде. "Азнакайнефть" идарәсе подразделениеләреннән барлыгы анда 13 команда катнашты. Әлеге чараның төп максатларыннан берсе булып нефтьче-яшьләр арасында сәламәт яшәү образын пропагандалау, физкультура-сәламәтләндерү һәм ялны дөрес оештыру торды.


Чара тантаналы тезелүдән һәм Ватан сакчылары көне белән тәбрикләүдән башланып китте. Һәр команда үзенең хәзерлеге турында уеннарны оештыручыга рапорт бирде һәм ярышлар маршруты күрсәтелгән кулланма алды.


Шунда ук ярышларда катнашучыларны идарәнең профсоюз комитеты рәисе Рәфис Хәсәнов, яшьләр лидеры Рафаэль Сәитгәрәев бәйрәм белән тәбрикләде һәм булачак өлгерлеккә көч сынашу уеннарында уңышлар теләде.


Яшьләр спортның төрле юнәлешләрендә - тигез рәтле сафта йөрү, физик хәзерлек, дартц буенча ярышларда катнашты. Уеннар бик мавыктыргыч, кызыклы һәм тиз узды. Дарц буенча Булат Гайсинга (ЦПРС) тиңнәр табылмады. Көннең салкын торуына да карамастан, барлык биремнәр дә тиз һәм таләпләр дәрәҗәсенә туры китереп үтәлде. Командалар арасында иң көчлеләре дип 1 нче ЦДНГ (I урын), 7 нче ЦДНГ (II урын), 5 нче ЦДНГ (III урын) табылды.


Төшке аштан соң теләге булганнар чаңгыда, чанада, тимераякта шудылар. Яшьләрнең активраклары итек киеп хоккей уйнады, волейбол турнирында катнашты.


Иң яхшы командалар истәлек сувенирлары белән бүләкләнделәр. Уеннар тәмамланганнан соң, кич белән дискотекада рәхәтләнеп биедек, күңел ачтык, ял иттек. Икенче көнне без, балачагыбыз яшәгән каен-нарат урманына алдагы елда яңадан әйләнеп кайту хыялы белән, өйләребезгә таралыштык.

Лилия БАЯНОВА,

ЦКППН операторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай нефтьчеләре “Аҗаган” хәрбипатриотик уенында көч сынашты