Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Азнакай” нефть кудыру станциясендә өйрәнчек күнекмәләре булып узды

Шушы көннәрдә "Азнакай" нефть кудыру станциясендә янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны янгын сүндерүчеләренең нефть саклау сыешлыгын биләп алган ялкынны сүндерү буенча алдагы өйрәнчек күнекмәләре булып узды. Уйдырма буенча өйрәнүләрдә янып киткән 10000 кубометрлы сыешлыкны иң беренчеләрдән сүндерергә ашыгып 24 нче янгын сүндерү бүлеге кизу торган караулы, берничә минуттан соң аларга...

Шушы көннәрдә "Азнакай" нефть кудыру станциясендә янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны янгын сүндерүчеләренең нефть саклау сыешлыгын биләп алган ялкынны сүндерү буенча алдагы өйрәнчек күнекмәләре булып узды.

Уйдырма буенча өйрәнүләрдә янып киткән 10000 кубометрлы сыешлыкны иң беренчеләрдән сүндерергә ашыгып 24 нче янгын сүндерү бүлеге кизу торган караулы, берничә минуттан соң аларга 87 нче янгын сүндерү бүлеге караулы килеп җитте. Бердәм эшләп килгән бергә ялкын белән көрәшүчеләр бер берсен ярты сүздән аңлаганлыктан радиоалгыч аша кыска гына хәбәрләшеп янып килгән сыешлыкка төрле яктан көчле су агымын җибәрделәр. Ярдәмгә килгән барлык янгын сүндерүчеләрнең максаты бер -ул ялкынны юк итү иде. Башта нефть саклау сыешлыгын көчле су басымы белән янгын сүндерү өчен ясалган махсус кәүсә ярдәме белән төрле яктан салкынайтып тордылар, ә аннан соң янгын сүндерү - күбек күтәрү машинасы белән Азнакай янгын сүндерүчеләре ялкынга каршы күбек ату көрәше башладылар. Ясалма ялкын тиз арада күбеккә күмелеп нефтькә янарга ирек бирмәде.

Өйрәнүләр булган көн дә бик кызу булды. Тиргә баткан янгын сүндерүчеләр өйрәнү булган нефть кудыру станциясен бик арып, үзләре белән бик горурланып кайтып киттеләр. Шушындый өйрәнүләрдә генә янгын сүндерүчеләрнең хезмәтен төптән аңларга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Азнакай” нефть кудыру станциясендә өйрәнчек күнекмәләре булып узды