Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай музыкантлары Санкт-Петербургтан зур җиңү белән кайтты

Шәһәребезнең балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр елдан-ел зур нәтиҗәләргә ирешеп киләләр. Шушы көннәрдә якташларыбыз Санкт-Петербург шәһәрендә узган "Таланлар Салюты" халыкара конкурсы жюри әгъзалары күңелен дә яулап кайтты. Әлеге мәртәбәле бәйге илебезнең төрле почмагыннан 40 яшь талантны берләштерде. Халыкара конкурста татар композиторлары иҗатын йөрәкләрнең иң нечкә кылларын да тибрәтерлек итеп башкарган Розалия...

Шәһәребезнең балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр елдан-ел зур нәтиҗәләргә ирешеп киләләр. Шушы көннәрдә якташларыбыз Санкт-Петербург шәһәрендә узган "Таланлар Салюты" халыкара конкурсы жюри әгъзалары күңелен дә яулап кайтты. Әлеге мәртәбәле бәйге илебезнең төрле почмагыннан 40 яшь талантны берләштерде.

Халыкара конкурста татар композиторлары иҗатын йөрәкләрнең иң нечкә кылларын да тибрәтерлек итеп башкарган Розалия Бәдертдинова - беренче, Ләйсән Гайфиева икенче урынга лаек булды (фортепиано классы, укытучылары - Лилия Газизова). Үзләренең чыгышлары белән барлык тамашачыны әсир иткән скрипкачылар: Әдилә Зиатдинова һәм Язилә Хәсәнова икенче урынга чыктылар (укытучылары - Атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлфия Солтанова). Икенче урынга лаек булган баянчыбыз Әмин Шакиров та күпләрнең күңелен яулады (Илгизә Шакирҗанова).

-Укучыларыбыз иҗатына Санкт-Петербург консерваториясе профессорлары да мөкиббән калмады, алар үзләренең чыгышларында балаларның музыкаль әзерлеге дәрәҗәсе югары булуын, техник осталыкларын билгеләп үтте, - ди Зөлфия Еникеева.

Санкт-Петебургка бару балалар өчен кабатланмас мизгелләргә бай булган.

- Бик күп тарихи урыннар белән таныштык, гаҗәеп матур урамнар буйлап сәяхәт иттек. Петергофф, Невский проспекты, төнге Петербург, ачылмалы күпер... монда алган хис-кичерешләрне сөйләп бетерлек тә түгел. Безгә шундый мөмкинлек тудырган әти-әниләребезгә, белем биргән укытучыларыбызга ихлас рәхмәт сүзләребезне җиткерәсебез килә, - ди укучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай музыкантлары СанктПетербургтан зур җиңү белән кайтты