Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай муниципаль районың киләсе 2015 нче елга бюджеты билгеләнде

Яңа елга аяк басарга да санаулы вакыт калып бара. Социаль-икътисади яктан районны нинди үсеш көтә, бюджет ничегрәк формалашачак - 2 декабрьдә узган район һәм шәһәр Советлары утырышында депутатлар әнә шул мәсьәләләрне тикшерделәр. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов чыгышыннан күренгәнчә, 2014 елда районда икътисадның төп тармаклары буенча үсеш күзәтелгән. Агымдагы...

Яңа елга аяк басарга да санаулы вакыт калып бара. Социаль-икътисади яктан районны нинди үсеш көтә, бюджет ничегрәк формалашачак - 2 декабрьдә узган район һәм шәһәр Советлары утырышында депутатлар әнә шул мәсьәләләрне тикшерделәр.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов чыгышыннан күренгәнчә, 2014 елда районда икътисадның төп тармаклары буенча үсеш күзәтелгән. Агымдагы елның тугыз аенда тулаем территориаль продукт күләме 35489,96 млн сум тәшкил иткән. Ел азагына аның күләме 47319,95 млн сумга җитәр дип фаразлана. Үзебез җитештергән товарлар һәм хезмәтләр күләме 11734436 мең сум (ел азагына 13328185 мең сум дип көтелә). 2015 елда бу күрсәткечләр 101-103 процентка артыр дип фаразлана. Шулай ук киләсе елларда торак йортлар төзелеше күләме дә быелгыдан кимемәячәк - 25 мең кв.м дип билгеләнгән. Район буенча уртача хезмәт хакы ел азагына 26317 сум дип фаразлана (эре предприятиеләрдә - 27501, бюджет оешмаларында - 20905, кече предприятиеләрдә - 16495 сум). Айдар Шәмсетдинов теркәлгән эшсезлекнең 0,92 дәрәҗәсенә төшүен, әмма әле республикадагыга караганда югарырак булуын билгеләп үтте. Ул шулай ук киләсе елда эштән күпләп кыскартулар көтелмәвен дә белдерде. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре алдына да терлек санын һәм продукция җитештерү күләмен арттыру бурычы куелган.


2014 елда башкарылган эшләрне яктыртып, район башкарма комитеты җитәкчесе алга таба да торак йортларны, мәктәпләрне капиталь ремонтлау, су челтәрләрен яңарту, юллар төзү кебек мөһим эшләрнең дәвам итәчәге хакында әйтте. 2015 елда яңа микрорайонда универсаль спорткомплекс һәм мәдәни үзәк сафка басачак.


Финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Гурьянова 2015 елга һәм 2016-2017 еллардагы планлы чорга район һәм шәһәр бюджетлары белән таныштырды. Киләсе елда район бюджетына керемнәр һәм чыгымнар 1 125 376,3 мең сум, шәһәр бюджетына - 99 903,9 мең сум, ягъни дефицитсыз булыр дип көтелә.


- Илдәге икътисади хәл киләсе ел бюджетының бик киеренке булачагы хакында сөйли, әмма без барлык социаль бурычларны сакладык. Быелгы елны уңышлы тәмамлап, көчне алга куелган планнарны үтәүгә юнәлдеререгә кирәк, - диде район һәм шәһәр Советлары рәисе, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин.


Депутатлар бюджет буенча район һәм шәһәр Советлары карарлары проектларын беренче укылышта кабул иттеләр.


Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиевне Азнакай муниципаль районы территориясендә урнашкан коммерцияле булмаган социаль юнәлештәге оешмаларның попечительләр советына кертү турында мәсьәлә дә каралып, уңай хәл ителде.

Фото сайттанhttp://aznakayevo.tatarstan.ru/rus/aznakaevo_fotoreport.htm/photoreport/634479.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай муниципаль районың киләсе 2015 нче елга бюджеты билгеләнде