Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
Азнакай муниципаль районы чыгарылыш сыйныфлары өчен соңгы кыңгырау чыңлады
Чыгарылыш сыйныфлары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Быел районыбыз мәктәпләрен 462 укучы тәмамлый. Аларның барысы да бердәм дәүләт имтиханнарына кертелде. Россия Герое Иляс Дауди, генерал-лейтенант Таһир Сәйфетдинов, Россиянең атказанган очучысы Рәхимҗан Исрафилов һәм башка шактый танылган шәхесләр биргән Азнакай 2 нче урта мәктәбе быел өч сыйныф чыгара. Азнакай муниципаль районы башкарма...
Чыгарылыш сыйныфлары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Быел районыбыз мәктәпләрен 462 укучы тәмамлый. Аларның барысы да бердәм дәүләт имтиханнарына кертелде.
Россия Герое Иляс Дауди, генерал-лейтенант Таһир Сәйфетдинов, Россиянең атказанган очучысы Рәхимҗан Исрафилов һәм башка шактый танылган шәхесләр биргән Азнакай 2 нче урта мәктәбе быел өч сыйныф чыгара.
Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов мәктәпнең районда иң яхшы, иң көчлеләрдән берсе икәнлеген билгеләп үтте, район башлыгы, депутатлар исеменнән укытучыларга тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт җиткерде, ә укучыларга олы тормыш юлына аяк басканда уңышлар теләде.
- Быел 63 баланы канат куеп очырабыз. Шуларның алтысы медальгә дәгъва кыла. Узган ел өч укучыбыз алтын медальгә тәмамлады. Һәр укучы йөрәккә якын, аерылышуы бик авыр, - ди мәктәп директоры Гадилә Һадиуллина.
Биредә ныклы белем башлангычта ук салына. Быел, мәсәлән, дүртенче сыйныфлар арасында өч фән буенча олимпиадада барлык беренче урыннарны 2 нче мәктәп яулаган. 3 нче сыйныфлар экологик марафонда, "Хәвефсез тәгәрмәч" конкурсларында җиңеп, район данын республика күләмендә яклаганнар.
Унберенчеләрнең чыгышы укытучыларга карата җылы хисләр белән сугарылган иде, күпләрнең күзенә яшь эленде. Шул ук вакытта алар мәктәп шуклыкларын, остазларының холык-фигыльләрен шаян җырларга салдылар, "алтын" кыңгыраулар бүләк иттеләр.
- Бүген минем өчен шатлыклы да, моңсу да бәйрәм. Күңелле мәктәп еллары, сыйныфташлар, дуслар белән хушлашам. Шул ук вакытта мөстәкыйль тормыш үзенә ымсындыра. Алда - имтиханнар. Әлбәттә, бераз дулкынландыра. Киләчәктә нефтьче яки төзүче һөнәрен сайларга уйлыйм, - ди унбер ел буе бары тик яхшы билгеләргә генә укыган Раил Гарипов.
Актүбә 3 нче урта мәктәбе коллективын соңгы кыңгырау бәйрәме белән Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов тәбрикләде.
Мәктәпләрдә чыгарылыш тантанасы тәмамлангач, барлык унберенчеләр Ленин урамы буйлап, Татарстан мәйданыннан Җиңү мәйданына килде. Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы, бүгенге матур тормышыбыз өчен башларын салган якташларыбыз һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Аларга биредә район башкарма комитеты җитәкчесе социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, мәгариф идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Эльвира Зарипова изге теләкләрен юллады.
Актүбә бистәсе һәм авыл мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары да сугышта һәлак булган үз якташларын шулай хөрмәтләде.
Резеда Шәрипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев