Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин: “Батыр егетләребез белән горурланабыз!”

15 февральдә Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 28 ел тула. Бу көн безнең өчен Ватан исеменнән бирелгән боерыкны ирләрчә, намус белән үтәгән егетләребезне искә алу, аларны хөрмәтләү көне. Районыбыздан алты бөркет: Сәхбиев Мәдәррис Әнәс улы, Гыйльфанов Фәнис Әзһәм улы, Кандауров Николай Петрович, Иванов Евгений Николаевич, Латыйпов Фаяз Мәзһәр улы, Бәдретдинов Наил...

15 февральдә Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 28 ел тула. Бу көн безнең өчен Ватан исеменнән бирелгән боерыкны ирләрчә, намус белән үтәгән егетләребезне искә алу, аларны хөрмәтләү көне.

Районыбыздан алты бөркет: Сәхбиев Мәдәррис Әнәс улы, Гыйльфанов Фәнис Әзһәм улы, Кандауров Николай Петрович, Иванов Евгений Николаевич, Латыйпов Фаяз Мәзһәр улы, Бәдретдинов Наил Рәшит улы - Әфганстанда, дүртәү: Кәримов Айрат Альберт улы, Зәйнетдинов Айгиз Мирзашәех улы, Хафизов Дамир Рәфис улы, Сөләйманов Руслан Рөстәм улы - Чечен Республикасында һәлак булдылар. Без аларның якты истәлеген күңелләрдә саклыйбыз, алар белән горурланабыз.

Әфган сугышын кичкән ир-егетләребез бүген дә сафта, районыбызның төрле тармакларында хезмәт куеп, аның үсешенә үз өлешләрен кертәләр, яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә актив катнашалар.

Батыр егетләребезнең әти-әниләренә, әфган, чечен сугышларын һәм башка локаль конфликтларны кичкән райондашларыбызның барсына да ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, үсеп килүче яшь буынга үрнәк булып яшәүләрен телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев