Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп А.Х.Шәмсетдинов билгеләнде

14 ноябрьдә Азнакай муниципаль район Советы утырышы узды. Аны район Советы рәисе Марсель Шәйдуллин алып барды. Утырыш эшендә ТР Прези-дентының Территорияләр белән эшләү идарәсе баш советнигы Ленар Хәкимҗанов, ТР Дәүләт Советы оештыру идарәсенең җирле үзидарә органнары белән эшләү бүлеге баш белгече Рәфис Абдуллов, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Әлмәт муниципаль районы...

14 ноябрьдә Азнакай муниципаль район Советы утырышы узды. Аны район Советы рәисе Марсель Шәйдуллин алып барды.
Утырыш эшендә ТР Прези-дентының Территорияләр белән эшләү идарәсе баш советнигы Ленар Хәкимҗанов, ТР Дәүләт Советы оештыру идарәсенең җирле үзидарә органнары белән эшләү бүлеге баш белгече Рәфис Абдуллов, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Әлмәт муниципаль районы буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Равил Хәйруллин катнаштылар.
Көн кадагында - район башкарма комитеты җитәкчесен сайлау. Конкурс комиссиясе рәисе Марсель Шәйдуллин депутатларга райсовет карары нигезендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынына конкурс үткәрелүе хакында хәбәр итте. Конкурс комиссиясенә 3 гариза керде. Кандидатлар биргән документларны карап, аларның һөнәри, шәхси сыйфатларын бәяләп, конкурс комиссиясе райсовет каравына Айдар Шәмсетдинов һәм Рәмис Ханнанов кандидатураларын куйды.
Аннары сүз район башкарма комитеты җитәкчесе урынына кандидатларга бирелде. Айдар Халәфетдин улы район халкының тормыш дәрәҗәсен үстерү, җир ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану, авыл хуҗалыгы производствосын яхшырту кебек мөһим проблемаларны ассызыклады. Рәмис Рәис улы идарә итүдә, районның иҗтимагый тормышында җитди эш тәҗрибәсе булган А.Шәмсетдинов кандидатурасын яклап чыгыш ясады.
Әлмәт муниципаль районы буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Равил Хәйруллин, Үчәлле авыл биләмәсе депутаты Рәфис Хәсәнов А.Шәмсетдинов кандидатурасын яклап чыгыш ясадылар. Райсовет депутатлары район башкарма комитеты җитәкчесе итеп Айдар Халәфетдин улы Шәмсетдиновны билгеләү турында тәкъдимне бертавыштан хуплады.
Утырышта "ТР Азнакай район Советының 2009 елның 27 маенда чыккан 280-38 нче карары белән расланган Азнакай муниципаль районында муниципаль хезмәт турында Положениегә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында (2012 елның 28 апрелендә чыккан 149-20 нче карар редакциясендә)" мәсьәлә буенча район башкарма комитетының оештыру-кадрлар тәэмин ителеше бүлеге начальнигы Рәмзия Мөстәкыймова, Азнакай район Советының 2012 елның 28 апрелендә чыккан 141-20 нче "Азнакай муниципаль районында муниципаль унитар предприятиеләр җитәкчеләре хезмәтенә түләү шартлары һәм тәртипләре турында Положение турында" карарына үзгәрешләр кертү турында район башкарма комитетының юридик бүлек начальнигы Зәйтүнә Габитованың чыгышы тыңланды. Тикшерелгән мәсьәләләр буенча карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп А.Х.Шәмсетдинов билгеләнде