Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай муниципаль районы авылларында Сабантуйлар гөрләде

Актүбә ягы электән үк кешеләренең тырышлыгы, бердәмлеге белән аерылып торды. Шуңамы, бәйрәм узасы стадион биләмәсе билгеләнгән вакыттан күпкә алда халыкның олысы-кечесе белән тулган, мәйдан җыр-музыка аһәңенә төренгән иде. Актүбәлеләрне Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләде, бистәдә ял паркы төзү өчен 1 миллион сумлык сертификат тапшырды. Тантанага килүчеләрне шулай ук...

Актүбә ягы электән үк кешеләренең тырышлыгы, бердәмлеге белән аерылып торды. Шуңамы, бәйрәм узасы стадион биләмәсе билгеләнгән вакыттан күпкә алда халыкның олысы-кечесе белән тулган, мәйдан җыр-музыка аһәңенә төренгән иде.

Актүбәлеләрне Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләде, бистәдә ял паркы төзү өчен 1 миллион сумлык сертификат тапшырды. Тантанага килүчеләрне шулай ук Актүбә вәкаләтле органы башлыгы Роза Галеева, ТР Дәүләт Советы депутаты, "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе Рәзиф Галимов котлады. Сабан туе байрагын күтәрү тантанасыннан соң, бәйрәм ачык дип белдерелде.

Бу көнне авыл хуҗалыгы алдынгылары да, Актүбәнең социаль, икътисади һәм мәдәни үсешенә үзләренең лаеклы өлешләрен кертүчеләр, уку алдынгылары, бистәнең яңа туган иң яшь гражданы да хөрмәт ителде. Мәйданда милли уеннар гөрләп торды, үзешчән сәнгать осталары концерт куйды.

Кичен Сабан туе Мәдәният йорты бинасы алдындагы мәйданда дәвам итте.

***

Әсәй авыл җирлегенә кергән Әсәй һәм Митрәй авыллары Сабан туе күтәренке рухта, оешкан төстә узды. Бәйрәм, гадәттәгечә, кыр батырларын, авыл хезмәтчәннәрен котлаудан башланып китте. Авыл халкын һәм килгән кунакларны Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин исеменнән аның урынбасары Наҗәт Нәгыймов тәбрикләде һәм адынгыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Әсәй авыл җирлегенә кергән "Шәвәлиев" һәм "Кәлимуллин" КФХ җитәкчеләре дә бәйрәм белән тәбрикләп авыл халкына изге теләкләрен юллады, алдынгыларга акчалата бүләкләр тапшырды. Хуҗалыкларында дүрт һәм аннан да артыграк сыер асраучы 3 гаиләгә район башлыгы урынбасары Н.Нәгыймов сыер саву аппаратларына сертификатлар тапшырды. Район буенча уздырылган II кышкы Спартакиадада җиңүчеләр хөрмәтләнде. Иңгә-иң куеп 50 ел гомер кичерүче Мәрданшиннар һәм 60 ел бергә яшәүче Гыйльфановлар гаиләсенә дә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Җирлектәге үрнәк ишегалдын билгеләү гадәтенә быел да тугры калган авыл җитәкчелеге. Үрнәк ишегалды исеменә Әсәйдән Миннегөл Шакирова һәм Митрәй авылыннан Фаис Галин лаек дип табылды.

Бу көнне олысы-кечесе үзен төрле ярышларда сынады, бүләкләр отты. Мәйданны Әсәй авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Умырзая" бию төркеме кызлары, кечкенә сабыйлар, үзешчәннәр чыгышы, күңелле җыр-бию бизәде. Яшүсмерләр арасында көрәш батыры исемен Әсәйдән Айнур Закиров яуласа, Сабантуйның абсолют батыры булып Әсәй авылыннан Альберт Мамалимов калды. Җир җимертеп эшли дә, рәхәтләнеп ял да итә белә безнең халык!

***

Кәкре-Елга авылы халкы өчен 2013 нче елгы Сабан туе бик истәлекле булды. Чөнки анда Белоруссиядән үк килгән кунаклар дакатнашты. Кәкреелгалылар матур итеп эшли дә, ял да итә беләләр. Сабан туе да бар шартын туры китереп, бик эчтәлекле узды. Башта җигүле атлар, авылның хөрмәтле ветераннары, хезмәт алдынгылары, ак алъяпкычлы чыгарылыш сыйныф укучылары, яшь өйләнешүчеләр көчле алкышлар астында мәйдан әйләнде. Бәйрәм тантанасын "Марс" ҖЧҖ җитәкчесе Рамил Зарипов ачып, изге теләкләрен җиткерде. Аның теләкләренә район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, Кәкре Елга авылы башлыгы Илгиз Мөхәммәтҗанов кушылды. Сабан туенда язгы кыр эшләрендә фидакарь хезмәт куйган алдынгыларга аеруча хөрмәт күрсәтелә. Кыр батыры Радик Шәймиев тәкә һәм акчалата бүләк белән бүләкләнде. Бүләкләргә башка авыл хезмәтчәннәре дә лаек булды.

Уеннарның ниндие генә юк: аркылы пычкы белән утын кисү, гер күтәрү, капчык сугышы... Аларны беларуслылар да үз итте, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Кәкре Елгада ат чабышлары аеруча яхшы оештырыла. Быел да дүртәр чабышкы һәм юртак ярышты. "Шалфей" кушаматлы аты белән 65 яшьлек Альберт Зиннуров беренче булып килде. Милли көрәштә Якты Юл авылыннан Илгиз Әзһәмов батыр калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай муниципаль районы авылларында Сабантуйлар гөрләде