Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай муниципаль район башлыгы укучылар белән өчпочмаклар пешерде

Район башлыгын повар, аның урынбасарын эретеп ябыштыручы итеп кайчан күрер идең әле. Лениногорск политехник көллиятенең Азнакай филиалында 9 нчы сыйныф укучыларына район, предприятиеләр, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре әнә шулай мастер-класс күрсәттеләр. Эшче һөнәрләр белән якыннан таныштыру максатында мәшгульлек үзәге, көллият һәм мәгариф идарәсе тарафыннан оештырылган әлеге чарада укучылар үзләре дә пешекче...

Район башлыгын повар, аның урынбасарын эретеп ябыштыручы итеп кайчан күрер идең әле. Лениногорск политехник көллиятенең Азнакай филиалында 9 нчы сыйныф укучыларына район, предприятиеләр, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре әнә шулай мастер-класс күрсәттеләр. Эшче һөнәрләр белән якыннан таныштыру максатында мәшгульлек үзәге, көллият һәм мәгариф идарәсе тарафыннан оештырылган әлеге чарада укучылар үзләре дә пешекче дә, эретеп ябыштыручы да, механизатор да булып карадылар.

- Эшче һөнәрләр һәрчак почетта булды. Мин үзем дә кечкенәдән эшләп үстем. Өйдә мал тота идек, печәнен дә әзерләдек, тиресен дә түктек, мал да карадык, чөгендерен дә утадык. Бүген бу күнекмәләр хезмәтемдә нык ярдәм итә, - диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин. - Эштән курыкмаган бала авырлыклардан курыкмый, тормышында җиңелрәк була. Эш белән мәшгуль кешенең начар гадәтләргә вакыты калмый. Бүген яшьләребезгә үз мисалыбызда шуны төшендерәсе һәм күрсәтәсе килде.

Марсель Шәйдулинны районда яхшы җитәкче итеп беләләр һәм хөрмәт итәләр. Ә менә аның ак башлык, ак халат киеп, алъяпкыч бәйләп, өчпочмак ясавы берни белән шаккаттырып булмастай замана яшьләрен дә таң калдырды.

- Ир кеше барысын да булдырырга тиеш. Мин һәр елны 8 Мартка хатыныма бәлеш ясап пешерәм, - ди ул.

Бу көнне мәктәп укучылары арасында уздырылган «Киләчәккә билет» дигән иншалар конкурсына да йомгак ясалды һәм җиңүчеләр бүләкләнде. Аны эшче һәм инженер һөнәрләрне популярлаштыру ниятеннән Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы оештырган. Конкурсның район этабында барлыгы 49 эш катнашкан.

-Киләчәктә автомеханик буласым килә. Егет кеше өчен бик кирәкле һөнәр дип саныйм. Әтием дә машинаны биш бармагы кебек белә, - ди «Булачак һөнәр» номинациясендә беренче урынны яулаган 1 нче мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысы Ранис Гәрәев.

Әйе, һөнәр сайлаганда кемдер әти-әнисе эзеннән китә, кемдер яңага башлангыч сала.

- Мин шеф-повар булырга хыялланам, кешеләрне тәмле ризыклар белән куандырасым килә, - ди әнә 3 нче курс студенты, җәмәтьчелек туклануы технологына укучы Рамил Вәлиев.

Карамалы авылы егетенең кулы-кулга йокмый. Ул бүген үзе остаз ролендә булды, егет-кызларга ризык әзерләргә өйрәтте.

- Беренче тапкыр өчпочмак ясап карадым. Бик ошады. Хәзер өйдәгеләрне дә сыйларга уйлыйм. Очрашу кызыклы һәм файдалы үтте, - ди 4 нче лицейдан Ризалина Ульданова.

Һөнәри әзерлек буенча мондый чаралар районыбызда еш үткәрелә. Ә «иллегә илле» программасы нигезендә егет-кызларыбыз югары уку йортларында предприятие-оешмаларыбыз өчен кирәкле һөнәр үзләштерәләр.

Тулырак язманы газетабызның киләсе санында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай муниципаль район башлыгы укучылар белән өчпочмаклар пешерде