Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин төзүче хезмәтен югары бәяләде

Азнакай төзүчеләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Аның быелгысы, алдагы еллардан аермалы буларак, тар залларда түгел - табигать кочагында - ямьле, иркен урман акланындагы шәһәр Сабан туе мәйданында узды. ...Гаҗәеп хәл: алдагы кичтә генә озын-озак атналарга сузылган, чарасызлыктан аптыраган игенченең йөрәген яндырган яңгыры да туктап калды, кояшы да чыкты, көне...

Азнакай төзүчеләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.

Аның быелгысы, алдагы еллардан аермалы буларак, тар залларда түгел - табигать кочагында - ямьле, иркен урман акланындагы шәһәр Сабан туе мәйданында узды.

...Гаҗәеп хәл: алдагы кичтә генә озын-озак атналарга сузылган, чарасызлыктан аптыраган игенченең йөрәген яндырган яңгыры да туктап калды, кояшы да чыкты, көне дә җылынып китте. Шуңа да тантана кунакларын зур зәвык белән бизәлгән мәйдан, якты алан, җыр, музыка авазлары каршы алды...

Һөнәри бәйрәмгә багышланган тантананы муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачты. Үзенең тәбрикләү чыгышында ул төзүче хезмәтен югары бәяләде.

-Эшчәнлегегез иң борынгы, иң тыныч һәм игелекле гамәлләрнең берсе. Гади кирпеч, блоклардан алтын кулларыгыз могҗизалар тудыра - йортлар төзи, биналар торгыза, кешеләрне сокландырырлык чын сәнгать әсәрләре булдыра, - диде ул. - Сезнең тырышлыкка, батырлыкка тиң фидакарьлегегезгә сокланмый мөмкин түгел. Төзүче һөнәре һәрвакыт иң соралган, иң кирәкле белгечлек булды һәм бүген дә шулай булып кала!

Район башлыгы тәбрикләвеннән соң, Татарстан Республикасы байрагын күтәрү хокукы заманында даны бөтен СССРга танылган төзүче-ташчылар бригадасы җитәкчесе Марс Абдуллин һәм яшь буын вәкиле, "Универсалстрой" ҖЧҖ мастеры Ирек Йосыповка бирелде. Аннан соң район һәм шәһәрне төзекләндерүдә үзләреннән зур өлеш керткән бер төркем эшче, инженер-техник хезмәткәрләрне, җитәкчеләрне бүләкләү тантанасы башланды. Хезмәт алдынгыларына Марсель Шәйдуллин "Татарстанның мактаулы төзүчесе" билгесе, ТР Төзелеш, архитектура һәм ЖКХ министрлыгы, Азнакай муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатлары, сертификатлар тапшырды. Төзүчеләрне шулай ук район биләмәсендә эшчәнлек итүче бердән-бер эре төзелеш оешмасы - "Актүбә СМУы" җәмгыяте җитәкчесе Рәйхан Газизуллин да котлады.

Өлкән буын вәкилләре исеменнән чыгыш ясаган Сәйлүн Гомәров бүгенге төзүчеләргә, шушы һөнәргә үзләренең гомерләрен багышлаган ветераннарга күрсәтелгән мондый кадер-хөрмәт өчен район җитәкчелегенә эчкерсез рәхмәтен белдерде.

Бүләкләүләрдән соң төзүчеләр эстрада артистлары чыгышын карадылар, үзләре өчен махсус оештырылган бәйрәм табыны нигъмәтләреннән авыз иттеләр.

...Ә бу вакытта аларның балалары, оныклары район башкарма комитетының Яшьләр эшләре буенча идарәсе, Яшьләр үзәге хезмәткәрләре, "Яшь гвардия"челәр оештырган төрледән-төрле мавыктыргыч уеннар белән мавыктылар...

Икенче көнне Азнакай төзүчеләре делегациясе Казан шәһәрендә - Республика күләмендә узган тантанада катнашты.

Наил АБДУЛЛИН, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин төзүче хезмәтен югары бәяләде