Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинның барлык азнакайлыларга мөрәҗәгате

Хөрмәтле райондашлар! Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын, табигать шартларының кырыс торуына карамастан, зур оешканлык белән, тантаналы төстә, бердәм катнашып, бик матур билгеләп үттек. Бәйрәм чараларын оештыручыларга, "Үлемсез полк" акциясендә катнашкан барча халыкка, бигрәк тә мәктәп укучыларына, аларның әти-әниләренә зур рәхмәтлебез. Менә шулай барыбыз бердәм булып, бергә әзерләнеп үткәргән бәйрәм...

Хөрмәтле райондашлар! Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын, табигать шартларының кырыс торуына карамастан, зур оешканлык белән, тантаналы төстә, бердәм катнашып, бик матур билгеләп үттек. Бәйрәм чараларын оештыручыларга, "Үлемсез полк" акциясендә катнашкан барча халыкка, бигрәк тә мәктәп укучыларына, аларның әти-әниләренә зур рәхмәтлебез. Менә шулай барыбыз бердәм булып, бергә әзерләнеп үткәргән бәйрәм күтәренке рухта, истәлекле барды, ул күңелләрдә озак сакланыр әле. Бәйрәм үтсә дә, безнең ветераннарга - илгә Җиңү яулаган өлкән буынга булган кадер-хөрмәт сүнмәс, сүрелмәс дип ышанам. Аларны үзебезнең җан җылысына, ярдәм-кайгыртуга урап, изге гамәлләр кылуыбызны дәвам итик!
Сезнең барыгызга да тагын бер кат рәхмәт сүзләрен ирештереп, бәйрәм рухы белән дәртләнеп, яңа, матур үрләргә омтылып яшәргә чакырам!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинның барлык азнакайлыларга мөрәҗәгате