Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин барлык мөселманнарны Ураза гаете белән котлады
Хөрмәтле мөселманнарыбыз! Кадерле райондашлар! Сезне зарыгып көтеп алган мөкатдәс Ураза гаете белән чын күңелдән котлыйм! Рамазан аенда без уй-ниятләребезне бер-беребезгә рәхим-шәфкать күрсәтүгә һәм игелек кылуга юнәлттек. Мәхәббәт һәм киң күңеллелек чагылышы булган әлеге омтылышларны йөрәгебез түрендә һәрчак саклыйк. Мөселманнар һәрвакыт рухи чисталыкка, җан пакълегенә, иман ныклыгына омтыла, бердәмлекнең мәгънәсен аңлап...
Хөрмәтле мөселманнарыбыз!
Кадерле райондашлар!
Сезне зарыгып көтеп алган мөкатдәс Ураза гаете белән чын күңелдән котлыйм! Рамазан аенда без уй-ниятләребезне бер-беребезгә рәхим-шәфкать күрсәтүгә һәм игелек кылуга юнәлттек. Мәхәббәт һәм киң күңеллелек чагылышы
булган әлеге омтылышларны йөрәгебез түрендә һәрчак саклыйк.
Мөселманнар һәрвакыт рухи чисталыкка, җан пакълегенә, иман ныклыгына омтыла, бердәмлекнең мәгънәсен аңлап яши, якты киләчәккә өмет уята. Алар башка традицион дин вәкилләре белән күп гасырлар буе дустанә өнәсәбәттә, шуның белән җәмгыятьтә үзара аңлашуны һәм тынычлыкны ныгытуга зур өлеш кертә. Безгә исә ата-бабаларыбыз васыять итеп калдырган милләтара һәм динара хезмәттәшлекне саклау мөһим.
Ислам диненең үсеше өчен җирлегебездә барлык шартлар да тудырылган. Бүгенге көндә районыбызда 46 мәчет-мәдрәсә эшләп килә. Җәй саен мәчетләр каршында балалар өчен җәйге ял лагерьлары оештырыла. Һәр Рамазан аенда мохтаҗларга фытыр сәдакасы таратыла, ел дәвамында ярдәм күрсәтелә. Ураза бәйрәме рухи бергәлегебезне тагын да ныгытсын һәм йөрәкләребезне шатлык-куанычлар, игелек мәрхәмәтлелек, җылылык, ярату хисләре белән баетсын иде. Йортларыбызга муллык, әти-әниләргә түземлек, балаларга шәфкатьлек, барчабызга сәламәтлек, туган җиребезгә тугры хезмәт итәр өчен көч-куәт насыйп әйләсен! Сезгә чын күңелдән рухи бердәмлек, матур тормыш һәм игелекле эшләрегездә зур уңышлар телим!
Марсель ШӘЙДУЛЛИН,
Азнакай муниципаль район башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев