Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин илебез батырларын бәйрәм белән котлады

Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин Россия Федерациясе, шулай ук Советлар Союзы, Социалистик Хезмәт Герое, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын бәйрәм белән котлады. РФ Дәүләт Думасы кабул иткән карар нигезендә, 9 декабрьдә Россия Федерациясе, шулай ук Советлар Союзы, Социалистик Хезмәт Герое, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын тирәнтен хөрмәтлибез....

Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин Россия Федерациясе, шулай ук Советлар Союзы, Социалистик Хезмәт Герое, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын бәйрәм белән котлады.

РФ Дәүләт Думасы кабул иткән карар нигезендә, 9 декабрьдә Россия Федерациясе, шулай ук Советлар Союзы, Социалистик Хезмәт Герое, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын тирәнтен хөрмәтлибез.
Район үзенең 4 Советлар Союзы, 1 Россия Герое, 8 Социалистик хезмәт Герое белән хаклы рәвештә горурлана. Бүген без фронтта - Җиңү өчен көрәштә, интернациональ бурычын үтәүдә булсынмы, тыныч тормышта - фидакарь хезмәттә - кайда да үз-үзләрен аямый зур җиңүләргә омтылган каһарманнарыбыз алдында баш иябез, инде гүр иясе булганнарның якты истәлекләрен күңелләрдә яңартабыз.
Социалистик Хезмәт Герое Фәхразый ага Кәримов бүгенге көндә районыбызның Чалпы авылында, Россия Герое Ильяс Дауди Мәскәү шәһәрендә гомер итәләр. Фәхразый ага кыр эшләре чорында булсынмы, җәмгыяви тормышта - әле дә авылдашларына, райондашларына кулыннан килгәнчә ярдәм итеп яши. Якташыбыз Ильяс Азнакай белән һәрчак элемтәдә, районның, шәһәрдәшләрнең көн сулышы белән даими кызыксынып, хәбәрләшеп тора. Алар яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә үзләреннән зур өлеш кертеп, иҗтимагый үрнәк күрсәтәләр.
Азнакай җирендә туып-үскән, шушында канат ярган, тәүге тормыш сынавы алган, илебезнең иминлеге, бәрәкәт тормышы өчен көрәшеп батырлык һәм фидакарьлек үрнәкләре күрсәткән Геройларыбызны шушы истәлекле көн белән ихластан тәбрикләп, сәламәтлек, гаилә бәхете, тыныч тормыш телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин илебез батырларын бәйрәм белән котлады