Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән котлады

Кадерле хатын-кызлар! Барчагызны да Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! Язгы кояш нурлары һәм сезнең  ягымлы елмаюыгыз белән яктыртылган бу көнне һәрчак түземсезләнеп көтеп алабыз. Чөнки ул Сезне, гүзәл затларыбызны, зурлау, аерата игътибар күрсәтү көне.

Сездә бөтен яме язларның!

Кадерле хатын-кызлар! Барчагызны да Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! Язгы кояш нурлары һәм сезнең  ягымлы елмаюыгыз белән яктыртылган бу көнне һәрчак түземсезләнеп көтеп алабыз. Чөнки ул Сезне, гүзәл затларыбызны, зурлау, аерата игътибар күрсәтү көне.

Тормышыбызның бер генә көнен дә сездән башка күз алдына китереп булмый. Сез – асыл затларыбыз – шәфкатьлелек, миһербанлылык, күңел җылылыгы кебек сыйфатларыгыз белән тормышыбызны бизисез, матурлыйсыз. Сез гаиләдә күркәм мохит тудырудан тыш, хезмәттә, җәмәгать эшләрендә актив катнашасыз. Гомумән, һәр эштә үрнәк булуда, гаиләне яшәтүдә һәм ныгытуда, изге традицияләрне саклап калуда без нәкъ сезгә бурычлы.

Язмышларына авыр сугыш чоры һәм аннан соңгы михнәтле еллар туры килгән өлкән буын хатын-кызларыбыз аерым хөрмәт һәм ихтирамга лаек. Кадерле ветераннарыбыз белән аралашкач, аларны зур сынаулар сындырмавына тагын да ныграк ышанасың. Күңелләренең балалары, оныкларына карата никадәр игелек, җылылык белән сугарылуын күреп сөенәсең.

Мөхтәрәм хатын-кызлар, бу нурлы бәйрәм сезгә күңел күтәренкелеге, сөю шатлыгы өстәсен, үзегезгә ышанычыгызны арттырсын! Таянычыбыз да, горурлыгыбыз да – сез! Бәхетле булыгыз!

 

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев