Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай мәктәпләренең спорт заллары яңара

Без кечкенә чактагы кебек урам тутырып чыр-чу килеп уйнаулар бетте хәзер. Бу бала-чага өйдә компьютер алдында бикләнеп утыра дип уйлыйбыз күбебез. Юк икән шул, алар берсеннән-берсе заманча спорт залларында шөгыльләнә. Азнакаебызда соңгы елларда гына да күпме спорт объектлары калыкты. Җаның теләгән секцияне сайлап, тәнеңне дә, рухыңны да рәхәтләнеп чыныктыр гына!...

Без кечкенә чактагы кебек урам тутырып чыр-чу килеп уйнаулар бетте хәзер. Бу бала-чага өйдә компьютер алдында бикләнеп утыра дип уйлыйбыз күбебез. Юк икән шул, алар берсеннән-берсе заманча спорт залларында шөгыльләнә.

Азнакаебызда соңгы елларда гына да күпме спорт объектлары калыкты. Җаның теләгән секцияне сайлап, тәнеңне дә, рухыңны да рәхәтләнеп чыныктыр гына! Менә бу сишәмбе көнне 6 нчы урта мәктәптә тагын бер куанычлы вакыйга - ремонттан соң спорт залы ачылды. Әлеге тантанага район, предприятиеләр җитәкчеләре, депутатлар, барлык мәктәпләрнең директорлары, физикультура укытучылары җыелды.

Республика программасы буенча мәктәптә капиталь ремонт 2014 елда үткәрелгән булган, әмма аңа спорт залы кермәгән.

- Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин ярдәме белән менә спорт залын ремонтлауга һәм ишек алдындагы юлларны төзекләндерүгә ирештек. Шулай ук бу эшләрдә җылылык челтәре, яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы производство предприятиеләре, Азнакай технологик транспорт идарәсе, «Востокнефтеспецмонтаж», «Нефтетранс», «Татбуртранс» җәмгыятьләре дә булышлык күрсәтте, - ди мәктәп директоры Алиса Шәкүрова.

Коллективны әлеге шатлыклы вакыйга белән белән тәбрикләп, Марсель Шәйдуллин бу эшләрнең башка мәктәпләрдә дә дәвам итәчәген белдерде. Татарстан Президенты тарафыннан да спорт объектлары төзелешенә һәм ремонтына зур игътибар бирелүен ассызыклады. Ул спорт белән дус булырга, бу өлкәдә районыбыз данын тагын да югарырак күтәрергә чакырды.

Бу көнне хакимият, авыл җирлекләре башлыклары, предприятиеләр, физкультура укытучылары һәм 6 нчы мәктәп укучылары командалары арасында баскетбол буенча ярышлар да үтте. Әнә шулай җитәкчеләр үз мисалларында яшь буынга спортның сәламәтлек һәм төп яшәү рәвеше икәнен күрсәттеләр.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай мәктәпләренең спорт заллары яңара