Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай мәктәпләренең ашханәләре барлык укучыларны да кайнар ризык белән тәэмин итә

Шәһәребезнең 7 нче урта мәктәбендә тәмле ашатулары турында сүзләрдән генә түгел, үзебез татып та беләбез. Юкка гына, йөз кат ишеткәнче, бер кат күр димәгәннәр бит. Яңа уку елында мәктәп туклануының торышы белән кызыксынып, юлны нәкъ менә "җиденче"ләрдән башларга булдым. Тәнәфескә кыңгырау чыңлауга ашханә укучылар белән тулды. Дежурныйлар өстәлләрне аш-су белән...

Шәһәребезнең 7 нче урта мәктәбендә тәмле ашатулары турында сүзләрдән генә түгел, үзебез татып та беләбез. Юкка гына, йөз кат ишеткәнче, бер кат күр димәгәннәр бит. Яңа уку елында мәктәп туклануының торышы белән кызыксынып, юлны нәкъ менә "җиденче"ләрдән башларга булдым.

Тәнәфескә кыңгырау чыңлауга ашханә укучылар белән тулды. Дежурныйлар өстәлләрне аш-су белән ябып куйган иде инде. Борыннарны тәмле пылау, пәрәмәч, күмәч исләре кытыклый. Өч дәрес буена шактый ачыгылган, тәлинкәләр бик тиз ялтырап калды.

- Көнгә 560-580 укучы ашатабыз. Бер тәнәфестә 200 гә якын бала керә. Атналык меню бик төрле, ризыклар кабатланмый. Яшелчәләрнең иң тәмле чагы, шуңа күрә чөгендер, кишер, кәбестә салатларыннан өзмибез, - ди производство мөдире Фәйрүзә Галләмовак. -Кечкенәләр боткаларны өнәп бетерми, ә менә өлкәнрәкләр файдалы икәнен төшенгәнгә, яратып ашыйлар. Мәктәпне тәмамлап чыгучылар да сагынып килә ашханәгә.

Кухняда алар биш кеше. Алсу Ибәтова, Лена Абдуллина, Миләүшә Мостафина, Ләйсән Гәрәева биредә озак еллар эшли, куллары-кулга йокмый, ә ризыклары - телеңне йотарлык. Хәтта кайбер укучылар "Монда өйдәгедән дә тәмлерәк!" - диләр.

- Сыйныфымда 22 укучы, барысы да ашханәгә йөри. Көнгә ике тапкыр ашыйбыз, чөнки башлангычлар дәрестән соң түгәрәкләргә йөгерә. Ата-аналар да моңа риза, балалар ач йөрмәсен диләр, - ди 4 нче "В" сыныфы җитәкчесе, башлангыч сыйныфлар буенча директор урынбасары Фәйрүзә Ибраһимова.

Производство мөдире әйтүенчә, көнлек ашау 30-32 сумга төшә икән. Дәүләттән һәр балага көнгә 5 сум 80 тиенлек ярдәм күрсәтелә. 7 нче мәктәптә 2 сентябрьдән үк ашханә тулы көченә эшли башлаган.

- Ашау тәнәфесен түземсезлек белән көтеп алабыз. Безнең поварлар - иң яхшылар! Унбер ел дәвамында алар безне тәмледән-тәмле ризыклар белән сыйлыйлар, - ди чыгарылыш сыйныф укучысы Эльвира Баимова. Бүген алар бердәм дәүләт имтиханнарын сынау рәвешендә тапшыралар, баш яхшырак эшләсен өчен ашказанын ныклап тутырырга кирәк.

Мәгариф идарәсе баш белгече Ирина Нургалиева белдерүенчә, барлык мәктәпләрдә дә укучылар 100 процент кайнар аш белән тәэмин ителгән. Аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге ... бала бушлай ашый.

Резеда ШӘРИПОВА

Укучыларны, ата-аналарны мәктәп туклануы хакында сайтыбызда фикер алышырга чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай мәктәпләренең ашханәләре барлык укучыларны да кайнар ризык белән тәэмин итә