Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай мәктәпләрендә яңача укыталар. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.

Дәрес бара. Рус теленнән 6 нчы сыйныфлар мәктәпләре турында инша язарга әзерләнәләр. Алар төркемнәргә бүленеп утырганнар. Мәктәпнең макетын да, бакчада үсүче җимешләрне дә ясап алып килгәннәр. Алар аның үзенчәлекләре турында сөйли-сөйли, төзүчеләр роленә кереп (чыннан да, хәтта каскаларга кадәр кигәннәр иде), аны баштаян аяк «җыеп куйдылар». Иншаның планын да бергәләп...

Дәрес бара. Рус теленнән 6 нчы сыйныфлар мәктәпләре турында инша язарга әзерләнәләр. Алар төркемнәргә бүленеп утырганнар. Мәктәпнең макетын да, бакчада үсүче җимешләрне дә ясап алып килгәннәр. Алар аның үзенчәлекләре турында сөйли-сөйли, төзүчеләр роленә кереп (чыннан да, хәтта каскаларга кадәр кигәннәр иде), аны баштаян аяк «җыеп куйдылар». Иншаның планын да бергәләп хәл иттеләр, кем кайда ялгышканын да үзләре ачыкладылар.

Мин аларга кызыгып карап утырдым. Без укыганда мондый алымнар юк иде дәресләрдә. Укытучы да укучылар белән ягымлы итеп, дустанә сөйләшә. Монда инде: «Дөрес әйттемме икән? Ялгышсам, ачуланырлар», - дигән шик беркемдә дә туа алмый. Ничектер, дәрес бик җиңел һәм кызыклы, бернинди киеренкелексез узды.

Ә бит бу Азнакай 7 нче урта мәктәбе укытучысы Ирина Нургалиеваның «Ел укытучысы» бәйгесендә бер төркем комиссия алдында биргән ачык дәресе иде.

Бәлкем бәйге өчен генә шулай әзерләнгәндер дисәң, укучылары һәр дәресне көтеп алулары хакында әйттеләр.

- Яңа стандартлар буенча дәресләр проблемалы ситуацияләрне чишүгә юнәлдерелгән. Хәзер укытучыга караганда, укучылар үзләре күбрәк сөйлиләр, дәресләргә теләп әзерләнәләр һәм кызыксынып укыйлар, - ди Ирина Нургалиева.

Аның укыта башлавына әле бишенче генә ел. Рус теле һәм әдәбиятына мәхәббәт мәктәп елларыннан ук салынган һәм ул үз һөнәренә чын-чынлап гашыйк. Шулай булмаса, аны «Ел укытучысы» кебек зур бәйгегә тәкъдим дә итмәгән булырлар иде.

Мондый укытучылар күбрәк булса, Азнакай укучылары дәүләт имтиханнарын да «җырлап» бирәчәкләр, белем ягыннан һичкем алдында ким-хур булмаслар.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакай мәктәпләрендә яңача укыталар. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев