Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай мәктәпләрендә “Финанс грамоталылыгы көне” узды

Финансистларның һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, Азнакайның барлык мәктәпләрендә дә "Финанс грамоталылыгы көне" узды. Банк, пенсия фонды, казначылык һәм район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре югары класс укучылары белән очрашып, кызыклы әңгәмәләр үткәрделәр. Шәһәрнең 2 нче мәктәбендә узган ачык дәрестә район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов та катнашты. Ул тормыш иткәндә килеп чыккан күп...

Финансистларның һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, Азнакайның барлык мәктәпләрендә дә "Финанс грамоталылыгы көне" узды.

Банк, пенсия фонды, казначылык һәм район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре югары класс укучылары белән очрашып, кызыклы әңгәмәләр үткәрделәр.

Шәһәрнең 2 нче мәктәбендә узган ачык дәрестә район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов та катнашты.

Ул тормыш иткәндә килеп чыккан күп кенә проблемаларга тукталды, финанс мәсьәләләренә басым ясады, шәһәр һәм район бюджеты төзелеше, аукцион, тендерларның нинди тәртиптә баруы белән таныштырып узды, балаларны кызыксындырган күп кенә сорауларга җаваплар биреп, югары класс укучыларына һөнәр сайлау буенча үзенең киңәшләрен җиткерде.

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/ сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай мәктәпләрендә “Финанс грамоталылыгы көне” узды