Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай мөхтәсибәте мәчетләрендә Мәүлид кичәләре гөрли

Мәүлид ае керү белән Татарстан мәчетләрендә Мәүлид кичәләре башланып китте. Азнакай мөхтәсибәте мәчетләре дә әлеге бәйрәм чараларыннан читтә калмады. Беренче Мәүлид кичәсе Ак мәчеттә 9 декабрь көнне узды, бу эстафетаны авыл мәчетләре дәвам итте, 12 декабрьдә исә Азнакай нуры мәчетендә хакимият вәкилләре катнашында бик матур бәйрәм кичәсе гөрләде. Кичәне сәламләү...

Мәүлид ае керү белән Татарстан мәчетләрендә Мәүлид кичәләре башланып китте. Азнакай мөхтәсибәте мәчетләре дә әлеге бәйрәм чараларыннан читтә калмады. Беренче Мәүлид кичәсе Ак мәчеттә 9 декабрь көнне узды, бу эстафетаны авыл мәчетләре дәвам итте, 12 декабрьдә исә Азнакай нуры мәчетендә хакимият вәкилләре катнашында бик матур бәйрәм кичәсе гөрләде.
Кичәне сәламләү сүзләре белән Азакай районы мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин ачып җибәрде. Шулай ук бәйрәмгә җыелган халыкны Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Айдар Шамсутдинов та тәбрикләде.
Ир-атлар тәкбир әйтеп, Коръән укып бәйрәмне дәвам иттеләр. Апаларыбыз исә халкыбызга хас моң белән бик матур итеп салаватлар әйттеләр, мөнәҗәтләр җырладылар.
Мәүлид кичәләре пәйгамбәребез Мөхәммәд сәләллаһу галәйхи үәссәләмне искә алып, аның күркәм холкы, изге гамәлләре турында бәян итүче, халкыбызның матур гореф-гадәтләрен искә төшерүче чара булып, еллар буе милләтебезне яктылыкка илтүче матур традиция булып саклана.

http://aznislam.ru/ сайтыннан алынган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай мөхтәсибәте мәчетләрендә Мәүлид кичәләре гөрли