Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай мәгариф идарәсе икенче чиреккә йомгак ясады

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашында уку елының икенче чирегенә йомгак ясалды. Мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зарипова чыгышыннан күренгәнчә, өлгермәүчеләр саны кимегән һәм 6448 укучыга 2 процент тәшкил иткән. Начар укучылар аеруча башлангычларда һәм унынчы сыйныфларда күп. Бердәм дәүләт имтиханнарын шартлы биреп карау нәтиҗәләре дә әлегә куанырлык түгел, узган елгы...

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашында уку елының икенче чирегенә йомгак ясалды.

Мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зарипова чыгышыннан күренгәнчә, өлгермәүчеләр саны кимегән һәм 6448 укучыга 2 процент тәшкил иткән. Начар укучылар аеруча башлангычларда һәм унынчы сыйныфларда күп.

Бердәм дәүләт имтиханнарын шартлы биреп карау нәтиҗәләре дә әлегә куанырлык түгел, узган елгы төп күрсәткечләрдән түбәнрәк.

1 февральгә кадәр чыгырылыш сыйныф укучылары нинди фәннәрдән имтиханнар тапшырасын билгеләргә тиеш. Күпчелек ата-ана баласын югары уку йортына кертәсе килә, ә анда нинди фәннәр буенча имтихан тотарга кирәген я белеп бетерми, я баласының белеменә артык нык ышана һәм ярык тагарак алдында калалар. Эльвира Зарипова мәктәп директорларына, аларның урынбасарларына, укытучыларга ата-аналар арасында һөнәр сайлау буенча аңлату эшләрен көчәйтергә кирәклегенә басым ясады.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин киңәшмәне йомгаклап, педагоглар алдында катлаулы бурычлар торганлыгын билегеләп узды һәм булган күрсәткечләрдән нәтиҗә ясап, йомшак яклар өстендә тырышып эшләргә чакырды.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев