Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай мәгариф идарәсе балалар бакчаларына түләүнең артуы мәсьәләсен аңлатты

Соңгы араларда яшь ата-аналарның телендә гел бер сүз - балалар бакчаларына түләүнең артуы. Әлеге хакта аңлатуны сорап, без мәгариф идарәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Эльвира Зариповага мөрәҗәгать иттек. - ТР Министрлар Кабинетның 2013 елның 29 августында чыккан карары нигезендә, киләсе елның 1 гыйнварыннан дәүләт һәм муниципаль мәктәпкәчә учреждениеләрдә балаларны караган өчен...

Соңгы араларда яшь ата-аналарның телендә гел бер сүз - балалар бакчаларына түләүнең артуы. Әлеге хакта аңлатуны сорап, без мәгариф идарәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Эльвира Зариповага мөрәҗәгать иттек.


- ТР Министрлар Кабинетның 2013 елның 29 августында чыккан карары нигезендә, киләсе елның 1 гыйнварыннан дәүләт һәм муниципаль мәктәпкәчә учреждениеләрдә балаларны караган өчен ата-аналар взносының уртача күләме билгеләнә.

Һәр балалар бакчасында бу турыда аңлатып, ата-аналар җыелышлары үткәрелде, якынча исәпләүләр белән таблицалар эленде.


Моңа кадәр беренче балага - 20%, икенчегә - 50%, өченчегә 70% компенсация ясалды һәм ул алга таба да сакланачак. Моннан тыш, гаиләдә җан башына уртача керем 20 мең сумнан ким булса, өстәмә компенсация каралган.

Аны алу өчен документларны балалар бакчаларында график нигезендә матди ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре кабул итәчәк.

Күрсәтелгән вакытта гариза язып, документларны тапшыру мөмкинлеге юк икән, ата-аналар социаль яклау идарәсенә мөрәҗәгать итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай мәгариф идарәсе балалар бакчаларына түләүнең артуы мәсьәләсен аңлатты