Азнакай механизаторы Рөстәм Зәйнуллин 130 эскерт тезгән
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. "Азнакай" АФ" ҖЧҖнең Тымытык бүлекчәсе тәҗрибәле механизаторы Рөстәм Зәйнуллинның кулы да теләсә кайсы эшкә ятып тора. Язгы-көзге чәчү, игеннәрне тукландыру, терлек азыгы җитештерү дисеңме, аны һәркайда очратырга була. Һәммә эшне җиренә җиткереп башкара ул. Әлеге сурәтне Рөстәм салам эскертләгәндә төшереп алдык. Басуга...
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр.
"Азнакай" АФ" ҖЧҖнең Тымытык бүлекчәсе тәҗрибәле механизаторы Рөстәм Зәйнуллинның кулы да теләсә кайсы эшкә ятып тора.
Язгы-көзге чәчү, игеннәрне тукландыру, терлек азыгы җитештерү дисеңме, аны һәркайда очратырга була.
Һәммә эшне җиренә җиткереп башкара ул.
Әлеге сурәтне Рөстәм салам эскертләгәндә төшереп алдык.
Басуга тип-тигез булып тезелгән 130 эскерт аның тырыш хезмәт җимеше.
- Мондый егетләр булганда җир җимертеп эшләргә була, - ди бүлекчә җитәкчесе Айрат Харрасов та зур горурлык белән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев