Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай һәм Актүбә – «Россиянең иң төзек җирлекләре» бәйгесендә җиңүче

Иртә яздан кара көзгәчә урамнарда ут янып утыручы аллы-гөлле чәчәкләре, яшеллеккә чумган парклары һәм скверлары белән дә, төзек йортлары, берсеннән-берсе матуррак социаль объектлары, шома юллары белән дә данлыклы Азнакаебыз. Бу - үз-үзебезне мактау гына түгел. Шушы көннәрдә Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан "2014 ел нәтиҗәләре буенча Россиянең иң төзек җирлекләре" Бөтенроссия...

Иртә яздан кара көзгәчә урамнарда ут янып утыручы аллы-гөлле чәчәкләре, яшеллеккә чумган парклары һәм скверлары белән дә, төзек йортлары, берсеннән-берсе матуррак социаль объектлары, шома юллары белән дә данлыклы Азнакаебыз. Бу - үз-үзебезне мактау гына түгел. Шушы көннәрдә Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан "2014 ел нәтиҗәләре буенча Россиянең иң төзек җирлекләре" Бөтенроссия конкурсы йомгаклары расланды.

100 меңгә кадәр кешесе булган шәһәрләр арасыннан Азнакай һәм 5 меңнән артык кешесе булган авыл җирлекләре арасыннан Актүбә бистәсе призлы урыннарга лаек булды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы соңрак уздырылачак һәм әлеге шатлыклы вакыйга турында газетабыз битләрендә тулырак хәбәр итәрбез.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Актүбә бистәсе 2013 елда да Россия күләмендә үз категориясендә беренчелекне алган иде. Узган ел нәтиҗәләре буенча "Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты" республика бәйгесендә дә сынатмадык: Азнакай шәһәре - беренче, Актүбә бистәсе икенче урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай һәм Актүбә – «Россиянең иң төзек җирлекләре» бәйгесендә җиңүче