Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай өлкәннәре компьютерны үз итте

Бүгенге көнне заман техникасы - компьютердан башка күз алдына да китереп булмый. Яшьләр аның серенә тиз төшенә, тик менә өлкән яшьтәгеләргә ни эшләргә? Гомер узган, алар эшләгән чорда исәп-хисап та, кәгазь эшләре дә кулдан язып башкарылган. Ә тормыш агымыннан бер дә калышырга ярамый, чөнки компьютерның мөмкинлекләре дә, уңайлыклары да чиксез....

Бүгенге көнне заман техникасы - компьютердан башка күз алдына да китереп булмый. Яшьләр аның серенә тиз төшенә, тик менә өлкән яшьтәгеләргә ни эшләргә? Гомер узган, алар эшләгән чорда исәп-хисап та, кәгазь эшләре дә кулдан язып башкарылган. Ә тормыш агымыннан бер дә калышырга ярамый, чөнки компьютерның мөмкинлекләре дә, уңайлыклары да чиксез.

Әнә шул мәсьәләне хәл итәргә хөкүмәтебеә ярдәм итә. Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге "Азнакайнефть" идарәсенең кадрларны әзерләү һәм укыту үзәге базасында өлкәннәр өчен компьютер нигезләренә өйрәтү дәресләре оештырды. Теләге булган апа-абыйлар алдан язылып, укырга йөрделәр. Раушания Галина аларны заман техникасының төзешеле белән таныштырды, клавиатурага басып, язарга да, котлау открыткалары ясарга да, якыннары белән аралашырга да өйрәтте.

-Мин хәзер үзебезне "супер апалар, әбиләр" дип саныйм, - ди Тәкъзимә Шәрәфиева.

Альбина Абдуллина да бу дәресләрнең файдасын күргән.

-Интернет аша балаларым белән аралашам. Күпме таныш-белешемне таптым. Аш-су серләре, гөлләр үстерү турында кирәкле мәгълүматны алам. Район, республика, ил яңалыклары белән дә компьютер экраны аша гына танышып барам, - ди ул.

-Өйдән чыкмыйча гына коммуналь хезмәтләргә түләргә, газета-журналларга да язылырга була икән бит! - дип шакката Сәрия Әхмәтова да.

Дәресләр тәмамлангач, укучыларга таныклылар тапшырды.

Гөлфия Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай љлкәннәре компьютерны үз итте