Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай легендар шәхесе

Дөньяга легендар генерал Фатыйх Булатовны биргән Түбән Сукаешта Газизулла картның бер-бер артлы 5 улы китә фронтка. Сәмигулласы 1943 елның мартында һәлак була. Шәфигулла беренче көннәрдән алып, ахыргача яу кырында була. Күзе яраланып, инвалид булып кайта, гомер буе авылда тракторда эшли. Нәбиулла да сугышта күп батырлыклар кыла, моның файдасын әти-әнисе дә...

Дөньяга легендар генерал Фатыйх Булатовны биргән Түбән Сукаешта Газизулла картның бер-бер артлы 5 улы китә фронтка. Сәмигулласы 1943 елның мартында һәлак була. Шәфигулла беренче көннәрдән алып, ахыргача яу кырында була. Күзе яраланып, инвалид булып кайта, гомер буе авылда тракторда эшли. Нәбиулла да сугышта күп батырлыклар кыла, моның файдасын әти-әнисе дә күреп, аңа гомер буе рәхмәтләрен укып яшиләр. 3 солдат 14 немецны әсирлеккә төшереп, частька алып кайта. Бу хакта командование район хәрби комиссариатына хәбәр итеп, Шәрифуллиннар гаиләсен бүләкләргә тәкъдим итә һәм аларга 14 пот он бирәләр. Илдә сугыш барганда моның нинди кадерле бүләк булуын ул чор кешеләре бик яхшы белә. Әнвәр сугышка 1944 елда китә. Хәрбиләр һөнәрен гомерлеккә сайлап, Пензада яши, ул да вафат инде.

Газизулланың янә бер улы - Канәгатькә дә тормышның ачысын-төчесен кечкенәдән тоярга, җилкәсенә шактый авырлыклар алырга туры килә. Туган авылыннан үсмер килеш чыгып китеп, училище тәмамлый, шахтер һөнәре ала. Әмма әле тәҗрибә генә туплый башлаган егетнең киләчәккә хыялларын сугыш афәте җимерә. Фашистлар Донбасска якынлашканда 17 яшьлек егет була ул. Янә туган авылына әйләнеп кайтырга туры килә. 18 яше тулгач, фронтка китә. Пехота гаскәрләренә эләккән Канәгать Газизуллин Курск дугасын өзүдә катнаша, Днепрны да кичәләр... Аның фронтта күргән-кичергәннәре шактый калын китап булыр иде. Полкташ дусты Данил белән ничәмә тапкырлар үлемнән котылып калалар... Төпчек энеләренә дә дустының исемен куштыра ул. Җиңүне Прагада каршылый. Ләкин солдат шинелен тагын ике елдан соң гына салырга туры килә. Туган якларга әйләнеп кайтканда аның күкрәген ике Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз, Дан орденнары, күпсанлы медальләр бизи.

Тыныч тормышка кайткач та җиңел юлны сайламый ул. 33 ел колхоз рәисе булып эшли! Шуның 22 елы "Октябрьнең 50 еллыгы" колхозы белән идарә итеп үтә. Терлекчелек, игенчелек буенча хуҗалык югары үрләр яулый, район данын еракларга тарата. Җитәкченең көн-төн белән хисаплашмый куйган фидакарь хезмәте, оештыру осталыгы, тынгысызлыгы, алга карап эш итә белү осталыгы ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бәяләнә...

Менә җиденче ел инде районыбызның легендар шәхесе, Бөек Ватан сугышы ветераны Канәгать Газизуллин истәлегенә балалары, оныклары бильярд буенча ярышлар оештыра. Быел бәйге Җиңүнең 70 еллыгына да багышланып, 11 март көнне башланып китте һәм ике көн барды. Ярышларны ачу тантанасына аның якыннары, элеккеге хезмәттәшләре, дуслары, чордашлары җыелды.

Канәгать ага белән озак еллар районның авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куйган, аны үстерүдә зур өлеш керткән билгеле шәхесләребез - Рудис Сәлахов, Миргасим Кәримов, Салават Хөснетдинов,бертуган энесе Данил Шәрифуллин (Газизулланың 10 баласыннан бүгенге көндә шушы улы һәм кызлары Фәния, Гөлвәрия исән-саулар, Актүбә бистәсендә яшиләр), кияве Фоат Галиев күңел түрендә сакланган истәлекләре белән уртаклаштылар. Барсы да Канәгать аганың кешелеклелеген, бар яклап кызыклы шәхес, алдынгы карашлы җитәкче, гаҗәеп остаз булуын тормыштагы вакыйгалар аша тасвирлады. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рәмис Ханнанов Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек барышына тукталып, бүгенге чараның әһәмиятен ассызыклады.

-Районыбызда спортка, сәламәт яшәү рәвешенә соңгы елларда аеруча зур игътибар бирелә, - диде ул. - Һәр җитәкче спортның берничә төрен үстерүгә җаваплы. Бүгенге бильярд ярышы гади чара гына түгел, илгә Җиңү алып кайткан батырларга мәдхия, алар хакында истәлекләрне яңарту, яшьләргә таныту да.

Хезмәтләре белән районда яхшы танылган үзе кебек тырыш, игелекле балалар үстергән Канәгать Газизуллин да бильярд яраткан. Кешеләрне, тормышны яраткан. Әнә, аның балалары, оныкларының йөрәк түрендә мәңге җуелмас рухы, әле дә булса чордашларын "җыеп", аларны очраштырып, хәтерләрен яңартып тора...

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев