Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай кызлары республика бәйгесендә җиңү яулаган

Юллар кешеләрне очраштыручы да, бер-берсеннән ерагайтучы да. Әмма ялгышларны гына гафу итми, берәүне дә аямый. Юлда йөргәндә һәркем игътибарлы булырга һәм юлда йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш. Республикада, шул исәптән Азнакайда балаларны кече яшьтән үк юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү юнәлешендә күптөрле чаралар оештырыла. Шундый чараларның берсе - "Беренче сыйныф укучысына...

Юллар кешеләрне очраштыручы да, бер-берсеннән ерагайтучы да. Әмма ялгышларны гына гафу итми, берәүне дә аямый. Юлда йөргәндә һәркем игътибарлы булырга һәм юлда йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш.

Республикада, шул исәптән Азнакайда балаларны кече яшьтән үк юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү юнәлешендә күптөрле чаралар оештырыла.

Шундый чараларның берсе - "Беренче сыйныф укучысына исән-имин мәктәпкә килергә ярдәм ит" дип аталган республика конкурсы. Аны ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы, ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИе белән берлектә уздыра. Быел әлеге бәйгедә 27 район укучыларының 101 эше катнашкан. Җиңүчеләр арасында шәһәрнең 2 мәктәбенең 6 нчы Б сыйныфы укучылары Әминә Хәсәнова, Лилия Юнысова, Әдилә Әмирова да бар.

Алар "Видеоклип" номинациясендә республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы Мактау грамоталары белән бүләкләнде.


- Әлеге бәйге турында ишеткәч тә, минем күз алдымнан үзебез төшерәсе видеоязма йөгереп үтте. Идея-тәкъдимнәрем белән уртаклашкач, без өчәүләп аны тормышка ашырырга булдык, - ди Әминә Хәсәнова.

Видеоязмада Әминә, Әдилә һәм Лилия беренче класс укучысына ничек итеп юлны дөрес кичәргә өйрәтә.

- Буем кечкенәрәк булгач, мин беренче сыйныф укучысын уйнадым, - дип елмая Әминә.

Алар белән аралашканда шуңа гаҗәпләнәсең, 6 нчы сыйныфта гына укуларына карамастан, кызлар олыларча фикер йөртә, дөньядагы һәрнәрсәгә карата үз фикерләре, үз карашлары бар. Юл йөрү кагыйдәләрен бозу очраклары аеруча хафага сала икән аларны.

- Руль артына утыручылар кечкенә җәяүлеләргә, пассажир балаларга карата игътибарларын тагын да арттырсыннар иде. Тиешле тизлекне саклау, иминлек каешын эләктерү, автомобильләргә махсус балалар утыргычы кую иминлек өчен кирәк, - ди кызлар, өчесе беравыздан. - Әлбәттә, шоферлар гына түгел, җәяүлеләр дә җаваплылык тойсыннар иде.

- Үзегез юл кагыйдәләрен бозмыйсызмы соң? - дип сорагач алар:

- Юк, безгә тормышыбыз кадерле! - дип җавап бирделәр.

Укучы кызлар киләчәктә дә бәйгеләрдә катнашып, җиңүгә омтыла алар. Теләге булганнан бар да була диләрме әле?! Димәк, шәһәрдәшләребез әле тагын бик күп уңышлары белән сөендерер дигән фикердә калыйк.

Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай кызлары республика бәйгесендә җиңү яулаган