Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
Азнакай кулланучылары, закон сезнең яклы
"Кулланучы хокукларын яклау турында" законның гамәлгә кертелүенә быел 25 ел булды. Роспотребнадзор идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы районнары буенча территориаль бүлеге эшен шушы закончалык нигезләрендә алып бара. Халыктан кергән бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калдырылмый. Узган ел аларның саны 30 булган, шуларның 27се - кулланучылардан, 3се дәүләт власте органнарыннан кергән. Ә...
"Кулланучы хокукларын яклау турында" законның гамәлгә кертелүенә быел 25 ел булды. Роспотребнадзор идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы районнары буенча территориаль бүлеге эшен шушы закончалык нигезләрендә алып бара. Халыктан кергән бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калдырылмый. Узган ел аларның саны 30 булган, шуларның 27се - кулланучылардан, 3се дәүләт власте органнарыннан кергән. Ә инде аларның төрләренә килсәк, санитар-эпидемия иминлеге өлкәсенә кагылышлылары 16, кулланучылар хокуклары бозылу белән бәйлеләре 14 (78,5 проценты сыйфатсыз азык-төлек буенча) булган.
Гражданнар белән очрашып (кәрәзле телефоннар, планшетлар, ноутбук сатып алу, ишек-тәрәзәләр кую мәсьәләсендә) 60 тапкыр консультация бирелгән. 10 кеше шәхси кабул итүдә булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев