Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай көрәшчесе Тимур Миңнехановка "Россиянең спорт мастеры" дигән исем бирелде

Азнакай элек-электән үзенең мәйдан батырлары белән дан тоткан төбәк. Көрәш келәмендә чын-чынлап ут уйнаткан РФнең спорт мастеры Әсләм Шакиров, Рәис Кәримов, Рәфис Ярмиев, татар-башкорт көрәше буенча халыкара хөкемдар Фирдәвес Гәрәев кебек пәһлеваннарның исемнәре районыбызның спорт тарихы битләренә уеп язылган. Бүген инде аларның юлын яшьләр лаеклы дәвам итә. Шушы көннәрдә безгә...

Азнакай элек-электән үзенең мәйдан батырлары белән дан тоткан төбәк. Көрәш келәмендә чын-чынлап ут уйнаткан РФнең спорт мастеры Әсләм Шакиров, Рәис Кәримов, Рәфис Ярмиев, татар-башкорт көрәше буенча халыкара хөкемдар Фирдәвес Гәрәев кебек пәһлеваннарның исемнәре районыбызның спорт тарихы битләренә уеп язылган. Бүген инде аларның юлын яшьләр лаеклы дәвам итә. Шушы көннәрдә безгә тагын бер шатлыклы хәбәр килеп иреште: Россия Федерациясе спорт министрлыгы боерыгы нигезендә, якташыбыз Тимур Миңнехановка билбаулы көрәш буенча "Россиянең спорт мастеры" дигән исем бирелде.

Әлеге мактаулы исемне Тимурга югары казанышлары өчен бирделәр: 29 яшьлек көрәшче яулаган биеклекләрне бүген санап та чыкмалы түгел. Көрәш буенча республика гына түгел, Россиякүләм ярышлар чемпионы ул.

Беренче остазы, әлбәттә, әтисе Рәфис була. Үзе дә яшь чагыннан көрәш белән мавыккан Рәфис Миңнеханов улы Тимурда көрәшчеләргә хас тәвәккәллекне, үҗәтлекне, тырышлыкны бик тиз күреп ала һәм аны җиде яшендә спортка алып килә.

- Көрәш җаныма рәхәтлек бирә, көндәшеңне алып салганда тагын да, - ди спортчы. - Һәр уңышның нигезендә аны тудыручы, нинди дә булса максатка ирешү өчен булган бөтен тырышлыгын, тәҗрибәсен кызганмаучы остаз ята. Беренче чиратта, кечкенә чагымнан спортны яратырга өйрәткән, көрәшкә алып килгән әтиемә чиксез рәхмәтлемен. Зур уңышлар яулауда әлбәттә, көрәш серләренә төшендергән тренерларым Гөлүс Борһанов, Руслан Гәрәев, Мирхәлит Гыйльмановларның роле бик зур. Мин бүгенге көндә дә алар биргән киңәшләргә таянам.

Спортчы исә үзенә генә хас тыйнаклык белән ирешелгәннәрдә туктап калырга җыенмавын, киләчәктә Азнакай данын дөнья күләмендә дә яклаячагын әйтә.

Таңсылу Саниева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай көрәшчесе Тимур Миңнехановка "Россиянең спорт мастеры" дигән исем бирелде