Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай коткаручылары нефть резервуарына “янарга” ирек бирмәделәр

Шушы көннәрдә «Азнакай» нефть кудыру станциясендә янгын сүндерүчеләрнең өйрәнүләре узды. Утка каршы көрәшүче янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре нефть резервуарын "янгыннан саклап калдылар". 10000 кубометр сыешлыклы резервуарга "ут капкач", иң беренче булып 24 нче янгын часте дежур каравылы килеп җитте, ә берничә минуттан аларга 87 нче янгын часте коткаручылары кушылды. Алар бер-берсен...

Шушы көннәрдә «Азнакай» нефть кудыру станциясендә янгын сүндерүчеләрнең өйрәнүләре узды. Утка каршы көрәшүче янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре нефть резервуарын "янгыннан саклап калдылар".

10000 кубометр сыешлыклы резервуарга "ут капкач", иң беренче булып 24 нче янгын часте дежур каравылы килеп җитте, ә берничә минуттан аларга 87 нче янгын часте коткаручылары кушылды. Алар бер-берсен ярты сүздән аңлыйлар. Кыска гына вакытта радиоэлемтә аша хәбәрләшеп алганнан соң, куәтле су агымы ут ялкынында калган резервуарны төрле яклап камап алды. Баштан нефть резервуары су агымы белән суытылды, аннан күбек атакасы башланды. Янган объект бик тиз күбек мендәре белән капланды. Шартлы янгын әнә шулай тиз һәм оста "сүндерелде".

Көн бик тә эссе иде. Янгын сүндерүчеләр тирләп-пешеп, арып туктадылар, өйрәнүләрнең уңышлы узуы өчен алар бик канәгать иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай коткаручылары нефть резервуарына “янарга” ирек бирмәделәр