Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай хуҗабикәләре ипине колмак белән пешерәләр

Чүпрә булмаган заманнарда әбиләребез икмәк камырын колмак ачыткысы белән куя торган булган.

Бүген кибеттә чүпрәнең нинди генә төре юк! Ә Азнакайда уңган хуҗабикәләр ипине һаман да колмак белән пешерәләр.  Мондый ипи тиз генә искерми, бик тәмле, әчкелтем була. Колмак урман-болыннарда агач кәүсәләренә үрелеп үсә. Август азагыннан сентябрь урталарына кадәр – колмак күркәләрен җыяр өчен иң кулай вакыт. Аларны саргылт төскә кергәнче киптереп, кәгазь яки тукыма капчыкларда, пыяла савытларда сакларга кирәк. Колмакны чүпрә урынына, шулай ук төнәтмәсе белән чәчләрне чайкау, бит тиресенә маскалар ясау өчен файдаланалар.

Колмак чүпрәсе әзерләү ысуллары күп, аларның берсен сезгә дә тәкъдим итәбез. 1 литр суга 1 уч кипкән колмак салып, саргылт төскә кергәнче ярты сәгатьләп кайнатырга кирәк. Шушы төнәтмәне җылымса хәлгә килгәнче суытып сөзәргә, он, берәр кашык шикәр комы кушып каймак куелыгындагы боламык ясарга һәм аны җылыда бер тәүлек тотарга. Соңыннан суыткычта сакларга, ә кирәк вакытта әз-әзләп кенә алып чүпрә урынына кулланырга була. Моның өчен 1 аш калагы әчеткене алып кичтән ипи камыры изеп куярга, иртән камырны басып пешерергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев