Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай кешесе зур күләмдә наркотик матдәләр саклаган өчен ирегеннән мәхрүм ителде

Азнакай шәһәр прокуратурасы зур күләмдә наркотик матдәләрне законсыз булдыру, сату ниятеннән башка саклау фактлары буенча Азнакай шәһәрендә яшәүче С.-га карата дәүләт гаепләвен хуплады. Җәй азагында гаепләнүче «Нефтьче» ширкәтендәге бер бакчада кыргый киндер җып, өенә алып кайта. Аны эшкәртеп, наркотик матдә - каннабиас маен ала һәм аны өендә саклый. Ул аны...

Азнакай шәһәр прокуратурасы зур күләмдә наркотик матдәләрне законсыз булдыру, сату ниятеннән башка саклау фактлары буенча Азнакай шәһәрендә яшәүче С.-га карата дәүләт гаепләвен хуплады.

Җәй азагында гаепләнүче «Нефтьче» ширкәтендәге бер бакчада кыргый киндер җып, өенә алып кайта. Аны эшкәртеп, наркотик матдә - каннабиас маен ала һәм аны өендә саклый. Ул аны сату нияте белән түгел, ә үзе куллану өчен ясаган.

Эшнең барлык шартларын истә тотып гаепләнүче 3 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Җәза шартлы булды, сынау вакыты - 2 ел.

Өстәмә җәза буларак аңа дәүләт кеременә 50 000 сум штраф түләргә туры киләчәк.

Азнакай шәһәр прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай кешесе зур күләмдә наркотик матдәләр саклаган өчен ирегеннән мәхрүм ителде