Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай кешесе "спайс" наркотик матдәләр саклаган өчен җинаять җаваплылыгына тартылган

Мәгълүм булганча, соңгы вакытта илнең әле бер, әле икенче төбәгендә наркотик матдәләрдән кешеләрнең күпләп һәм кисәк үлеме күзәтелә башлады. Мондый массакүләм агуланулар Татарстанда теркәлмәсә дә, илкүләм очраклар барчабызны да тирән борчуга салды. Азнакай эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрне ачу бүлеге начальнигы Марат Дәүләтшиннан райондагы бүгенге хәл торышы, бу юнәлештәге эшчәнлекләре хакында...

Мәгълүм булганча, соңгы вакытта илнең әле бер, әле икенче төбәгендә наркотик матдәләрдән кешеләрнең күпләп һәм кисәк үлеме күзәтелә башлады. Мондый массакүләм агуланулар Татарстанда теркәлмәсә дә, илкүләм очраклар барчабызны да тирән борчуга салды. Азнакай эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрне ачу бүлеге начальнигы Марат Дәүләтшиннан райондагы бүгенге хәл торышы, бу юнәлештәге эшчәнлекләре хакында сөйләвен үтендек.

­­- Россия Федерациясенең берничә субъектында "спайс" исеме алган синтетик наркотик матдәләр белән агулану, үлем очраклары ешайды. Бу төр наркотикларның безнең төбәккә дә килеп җитүе бүгенге көннең кискен проблемасы булып тора. Наркотик матдә химик кушылмалардан ясалган булуы белән аеруча куркыныч, аны кулланган кеше үз-үзенә контрольне югалта, ни кылганын белми башлый, наркотик үзенә бәйлелек тудыра.

Хәлнең кискенләшүе белән бәйле рәвештә, оператив-тикшерү чаралары да ешайтылды. Шундый тикшерүләрнең берсендә Азнакай урамнарының берсендә ВАЗ-2107 автомашинасы салонында шикле матдә табып алынды. Тикшерү нәтиҗәләре аның гомуми күләме 43,69 грамм тәшкил иткән наркотик матдә - "спайс" булуын күрсәтте. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды һәм гражданин М.га карата Азнакай шәһәр суды тарафыннан хөкем карары чыгарылып, ул җинаять җаваплылыгына тартылды.

Тору урыны буенча үткәрелгән рейдларның берсендә гражданка Ч.да шундый ук наркотик матдә салынган 16 «zip» полимер пакетлар табып алынды. Аннан алынган наркотик матдәнең гомуми күләме 57,97 грамм тәшкил итә. Гражданка Ч.га карата җинаять эше ачылып, ул суд тарафыннан хөкем ителде. Бу эш буенча оператив-тикшерү дәвам ителеп, аны наркотиклар белән Самарада яшәүче туганы С.ның тәэмин итеп торуы ачыкланды. С.ка карата шулай ук җинаять эше кузгатылды. Әмма ул тикшерү органнарыннан качып йөрде, әмма озак түгел: 17 октябрьдә Азнакай районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Самара шәһәрендә тоткарланып, кулга алынды.

13 октябрьдән республика җитәкчелеге тарафыннан Татарстанда "Наркотикларсыз тормыш" акциясе старт алды. Әлеге акция кысаларында районда кыңкырлы оператив-тикшерү, профилактик эшчәнлек җәелдерелде. 24 октябрьдә уздырылган шундый чараларның берсендә тикшерү барышында гражданин К.да наркотик матдәләр булуы ачыкланды һәм алар табып алынды. Ул аларны үзе, фатирында әзерләгән булып чыкты. Оператив чара вакытында фатирда булган затларга медицина тикшерүе үткәрелеп, аларның наркотиклар кулланган булуы ачыкланды. Хәзерге вакытта әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә.

Сүз дә юк, наркотиклар куллануга каршы көрәштә бары тик барчабыз бердәм булганда гына уңай нәтиҗәләргә ирешеп булачак. Азнакайлылар бу җитди мәсьәләгә битараф булмасын, үзләрендә шик тудырган фактлар турында район эчке эшләр бүлегенә хәбәр итсен иде. Белгәнегезчә, анонимлык гарантияләнә. Наркоконтроль идарәсенең 273-43-45, эчке эшләр бүлеге министрлыгының 052 ышаныч телефоннары аша да Сезне тыңларга әзерләр.

Сүз уңаеннан, соңгы 4 елда гына да республикада психоактив матдәләрнең 80 яңа төре ачыкланган. Шул исәптән 11е быел табылган. 2014 елда республикада 1,5 мең "спайс" кулланучы ачыкланып, наркодиспансерларда исәпкә куелган, бу узган елгыдан 3 тапкырга күбрәк.

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай кешесе "спайс" наркотик матдәләр саклаган өчен җинаять җаваплылыгына тартылган