Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай кешесе капиталь ремонттан соң вентиляциянең эшләмәве турында хәбәр итте

Гурьянов урамы, 3а йортында яшәүче Р. Әшрәфуллин капиталь ремонттан соң вентиляциянең эшләмәве турында "Маяк" газетасы редакциясенә мөрәҗәгать иткән иде. Әлеге уңайдан торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү департаменты муниципаль унитар оешмасы җитәкчесе Руслан Мөхтәсимов имзасы белән түбәндәге эчтәлектәге җавапны алдык: "Әлеге торак йортта Рәфкать ага Әшрәфуллинның сыйфатсыз капиталь ремонт үткәрелү турындагы мөрәҗәгате...

Гурьянов урамы, 3а йортында яшәүче Р. Әшрәфуллин капиталь ремонттан соң вентиляциянең эшләмәве турында "Маяк" газетасы редакциясенә мөрәҗәгать иткән иде. Әлеге уңайдан торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү департаменты муниципаль унитар оешмасы җитәкчесе Руслан Мөхтәсимов имзасы белән түбәндәге эчтәлектәге җавапны алдык:


"Әлеге торак йортта Рәфкать ага Әшрәфуллинның сыйфатсыз капиталь ремонт үткәрелү турындагы мөрәҗәгате ТР Бөгелмә зонасы торак инспекциясе, ТР дәүләт төзелеш күзәтчелеге көньяк-көнчыгыш территориаль инспекциясе, Азнакай шәһәр прокуратурасы һәм Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыятенең Әлмәт районара бүлегенең Азнакай участогы (ТР ВДПО ТРО АМРО) вәкилләре катнашындагы комиссия тарафыннан берничә тапкыр тикшерелде һәм капиталь ремонт эшендә төгәлсезлекләр ачыкланмады. ТР буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары, юстиция полковнигы И. Мәсәлимовның гражданнарны кабул итү чорында Р. Әшрәфуллин әлеге мәсьәлә буенча кабат мөрәҗәгать итеп, вентиляция каналларын кабат тикшерүне сорады. Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү департаменты муниципаль унитар оешмасы әлеге торак йортта вентиляция каналларын тикшерү өчен Әлмәт участогыннан белгечләр чакыртты. 2014 елның 31 июлендә комиссион тикшерү уздырылып, акт төзелде. Комиссия тикшерүе вакытында вентиляция каналлары чиста һәм тиешенчә эшли, әмма әлеге фатирдагы кухняда тәрәзә астындагы һава керү ачыклыгы чүпрәкләр белән томаланган иде.


Табигый һава керү бозылу вентиляция каналларының тиешенчә эшләмәвенә китерә. Торак йорт проекты, санитария һәм төзелеш, газ җиһазларыннан файдалану кагыйдәләре нигезендә вентиляция һәм төтенчыккыч эшен тәэмин итү өчен тәрәзә форточкаларын даими ачып торырга кирәк.


Әшрәфуллинга микроҗилләтү режимында форточканы ачып торырга яки стенага һава агымы өчен клапан куярга тәкъдим ителде", - диелә әлеге җавапта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай кешесе капиталь ремонттан соң вентиляциянең эшләмәве турында хәбәр итте