Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай Казанны яклап тавыш бирә

Бөтен ил шау-гөр килеп тиздән кулланышка чыгачак 200 һәм 2000 сумлык кәгазь акчалар символларына тавыш бирә. Әлбәттә, азнакайлылар да аннан читтә калмый. Бу бәйгедә финалга чыккан Казан Кремле һәм КФУ бинасы күренеше өчен инде берничә атна дәвамында тавыш бирәбез. Районда бу уңайдан флешмоблар да шактый уздырылды. Аларда мәктәпләр укучыларының, яшьләребезнең...

Бөтен ил шау-гөр килеп тиздән кулланышка чыгачак 200 һәм 2000 сумлык кәгазь акчалар символларына тавыш бирә. Әлбәттә, азнакайлылар да аннан читтә калмый. Бу бәйгедә финалга чыккан Казан Кремле һәм КФУ бинасы күренеше өчен инде берничә атна дәвамында тавыш бирәбез. Районда бу уңайдан флешмоблар да шактый уздырылды. Аларда мәктәпләр укучыларының, яшьләребезнең аеруча активлык күрсәтүен дә әйтергә кирәк.

Чираттагы күпхалык катнашындагы флешмобларның берсе дүшәмбе көнне "Шифа" каршындагы мәйданда оештырылды. Яңгыр сибәләп торуга карамастан, олысы-кечесе шунда агыла. Якташыбыз Данир Сабировның тавышы шәһәрнең ерак читенә үк яңгырап, үзенә тартып тора. Аны районыбызның сәхнә йолдызлары алыштырып, ял иттереп ала.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин мәркәзебезнең йөзек кашы булган иң истәлекле, тарихи урыннар сурәтләренең дәүләткүләм әһәмиятле символ булуы мөмкинлеген кулдан ычкындырмаска, бу бәйгедә алар өчен тавыш бирергә чакырып райондашларга мөрәҗәгать итте. Нәкъ шул максат белән килгән азнакайлылар шунда ук тавыш бирү оештырылган урынны сырып алды. Тиктормас, хәрәкәтчән яшь-җилкенчәк иң элек хөрмәт белән ак яулыклы, түбәтәйле өлкәннәребезне уздырды, аларга тавыш бирүдә ярдәм итте.

-Без акча кадерен белгән буын, анда Казаныбыз күренешләре дә төшерелсә, кадере тагын да артыр, хәтта кибеттә түләргә дә җәлләп торырсың әле, - ди Татарстанның җиңәчәгенә һич тә икеләнмәгән 78 яшьлек Әдибә апа Вәлиева уенын-чынын кушып.

Мондый флешмоблардан тыш, районыбызның хезмәт коллективларында да тавыш бирүләр дәвам итә. Янә искә төшереп китик, финалга 7 октябрьдә йомгак ясала. Язма газетага әзерләнгәндә Казан өченче урында иде. Димәк, безгә Твоя-Россия.рф сайтына кереп, тавыш бирүдә тагын да активрак булырга кирәк.

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай Казанны яклап тавыш бирә