Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай картлар һәм инвалидлар йортында яңа спорт мәйданчыгы ачылды

Азнакай картлар һәм инвалидлар йортында спорт мәйданчыгы ачылды.

Коллектив “Сәламәт тормыш һәм туризм” проекты белән “Татнефть” җәмгыяте бәйгесендә катнашып, 500 мең сумлык грант откан.

– Үзебездән дә 120 мең сум өлеш кертеп, заманча тренажерларга ия булдык. Хәзер интернат-йортта тәрбияләнүчеләргә сәламәтлекләрен ныгытыр өчен яңа мөмкинлекләр ачылды, – ди проектның башкарма җитәкчесе, социаль эш буенча белгеч Анастасия Кравченко.

Әлеге тантаналы чараны ачып, район башлыгы Марсель Шәйдуллин “Татнефть” җәмгыятенә һәм бердәм, тырыш коллективка рәхмәтен җиткерде.

Ул Инвалидлар айлыгы кысаларында уздырылган кичәдә дә катнашып, мондагы үзгәрешләр белән танышты, биредә яшәүчеләргә диван бүләк итте.

– Интернат-йортта ремонт-төзекләндерү эшләренә быел гына да республика тарафыннан 3 млн сум акча бирелде. Шулай ук Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиевнең, җирле депутатларның, җитәкчеләрнең, бистә халкының да ярдәме зур, – дип билгеләп узды Марсель Шәйдуллин.

Чараны район сәнгать осталары җыр-моңнары белән бизәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев