Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Азнакай калачына” иң зур өлеш кертүчеләр

Азнакай игенчеләре 135 мең тонна югары сыйфатлы бөртекле ашлык җитештереп, республика күләмендә алдынгы урында барсалар, аның 41 меңнән артык тоннасы "Азнакай"АФ" җәмгыяте уңганнары өлеше. Район хуҗалыклары арасында да иң күп ашлык үстерүчеләр алар. Уртача иген уңышы 22,5 центнер тәшкил итә. Ә арышның кайбер сортларыннан 31 әр центнер чыккан. Агрофирма районның...

Азнакай игенчеләре 135 мең тонна югары сыйфатлы бөртекле ашлык җитештереп, республика күләмендә алдынгы урында барсалар, аның 41 меңнән артык тоннасы "Азнакай"АФ" җәмгыяте уңганнары өлеше. Район хуҗалыклары арасында да иң күп ашлык үстерүчеләр алар. Уртача иген уңышы 22,5 центнер тәшкил итә. Ә арышның кайбер сортларыннан 31 әр центнер чыккан. Агрофирма районның иң күп мәйданын биләп тора. 46 мең гектардан артык җирләре бар. Агрофирма биш авыл хуҗалыгы бүлекчәсенә (ХПК) бүленә. Менә шундый олы җәмгыять.

Үз вазифам буенча миңа төрле авыл хуҗалыгы җыелышлары, семинарларда еш булырга туры килә. Әле генә агрофирма эшчәннәренең хезмәтен мактап телгә алалар, артыннан ук тәнкыйть сүзләрен дә ишетергә туры килә. Бу аңлашыла да, 17 ләп (!) авыл (җәмгыять шуның кадәр авылны үз эченә ала) берьюлы яхшы да, начар да эшли алмый. Инде генә зур уңышларга ирештем дигәндә, кайда да булса бер минус килеп чыга.
Кырыкка ярылып, кырык эшен берьюлы эшләп утырган җәмгыять директоры Илгиз Мөслимов янына үтеп керү бәхетенә ирештем. "Кайсы бүлекчәләр яхшы, кайсылары начар эшли?" дигән гадәти соравыма бераз аптырап карап торды да, балаларын җил-давылдан яшерергә хәзерләнгән ата кебек: "Барысы да яхшы эшли", - дип үз хезмәткәрләрен тизрәк якларга, мактарга тотынды. Ә алар аз түгел. Барлыгы 780 кеше. Агрофирма әнә шул кадәр кешене эш белән тәэмин иткән. Уйлап баксаң, күпме яшь гаилә сакланып калган, аларга яраткан эшләре белән шөгыльләнергә мөмкинлек туган. Күпме авылның яшәешен, киләчәген тәэмин иткәннәр дигән сүз дә әле бу.
- Барысын да мактап языгыз! Алар моңа лаек, - дип сүзен дәвам итте Илгиз Рәшитович. - Мәсәлән, беренче ХПК (җитәкчесе Әлфәт Йосыпов) иң күп сөрүлек җирләрне (11 мең гектар) алып тора. Иң күп терлек азыгы хәзерләүчеләр дә алар. Иң матур басулар дилбегә башында яшь җитәкче Илсур Закиров торган 2 нче ХПК да. Быел монда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Апрель аенда исә Банки Сукаеш авылы терлекчелек фермасында республикакүләм семинарлар үткәрелде. Октябрьдә шундый ук терлекчелек семинары 3нче ХПКда - Тымытык авылында да (җитәкчесе Радик Мортазин) гөрләп үтте. Ә семинарлар алдынгы эш алымнары, тәҗрибә уртаклашырдай җирлектә уздырыла. Винарис Мифтахов җитәкчелегендәге дүртенче ХПК иң оешкан, зур хуҗалыкларның берсе, дип әйтер идем. Сарлылар барчасына да үрнәк булып торалар. Барлык авыл хуҗалыгы эшләрен иң беренчеләрдән булып башлыйлар һәм тәмамлыйлар да. Ә инде Илнур Әюпов җитәкчелегендәге 5 нче ХПК уңганнары иң югары иген уңышы алулары белән аерылып торалар.
Күпереп торган ипекәйләр табыннарга килгәнче озын озак юл үтә. Язгы кыр эшләрен йоласына туры китереп, бабайларның изге догасы белән районда иң беренчеләрдән булып, оешкан төстә башлап җибәрделәр алар. Югары уңыш - алдынгы технологияләрне кулланып, үзвакытында ашламасын кертеп, игеннәрне сабый баладай тәрбияләп үстерү нәтиҗәсе ул. Ә агрофирмада заманча алымнарны кыю кулланалар. Кышкы йокыдан уянган басулар өстеннән самолетлар оча. Биредә ашламаны әнә шулай "тимер кош"лар ярдәмендә кертәләр. Күпьеллыклар, уҗым культураларын ашлауда заманча "Томан" агрегатлары да ярдәмгә килә. Әмма заманча технологияләрне куллану белән бергә, биредә ата-бабаларыбыздан килгән традицион алымнар, техникага да өстенлек бирәләр.
- Элеккеге сыналган техника һәм алымнар, иген уңышында да уңай чагылыш таба, - ди агрофирманың үсемлекчелек буенча директор урынбасары Фәнис Кәбиров. - Тырмалау, культивация белән чәчү, катоклауга аеруча зур игътибар бирәбез. Орлыкны дымга салырга тырышабыз.
Ирешкән уңышлар ул көнне-төнгә ялгап эшләгән игенчеләребезнең фидакарь хезмәте нәтиҗәсе. Алар арасыннан комбайнчылар: Илнур Зәкуанов, Венер Хурамшин, машина йөртүче Миргарифан Фәтхуллин; механизаторлар Нурсәяф Басыйров, Илгиз Хикмәтуллин, Илдар Зарипов, Марсель Шәйхуллин һәм башка бик күпләрнең исемнәрен атап китәргә мөмкин булыр иде.
Җәмгыятьтә киләсе ел уңышы өчен дә ныклы нигез салынган. 23341 гектарда төп эшкәртү эшләре башкарылып, 5 мең гектарда уҗым культуралары чәчелгән.
Пай җирләре өчен төргәге белән печәнен, ашлыгын кайтарып биргән җитәкчеләргә халык бик рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Азнакай калачына” иң зур өлеш кертүчеләр