Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай җитәкчеләре мини-футбол буенча оештырылган ярышларда катнашты

Халыкка район җитәкчелеге сәламәт тормыш алып бару үрнәген һәрдаим күрсәтә килә. Хакимият башлыгы Марсель Шәйдуллин башлангычында аның урынбасарлары, авыл биләмәләре башлыклары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре спорт чараларын оештырып кына калмый, үзләре дә аларда актив катнаша. Алар катнашында хоккей, волейбол, футбол ярышларын карарга бик күп тамашачы җыела. Шул уңайдан, районда яңа...

Халыкка район җитәкчелеге сәламәт тормыш алып бару үрнәген һәрдаим күрсәтә килә.
Хакимият башлыгы Марсель Шәйдуллин башлангычында аның урынбасарлары, авыл биләмәләре башлыклары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре спорт чараларын оештырып кына калмый, үзләре дә аларда актив катнаша. Алар катнашында хоккей, волейбол, футбол ярышларын карарга бик күп тамашачы җыела. Шул уңайдан, районда яңа башлангычка нигез салынды. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, һәр шимбә район җитәкчелеге катнашында төрле спорт ярышлары уздырылачак.
Узган атнада мини-футбол буенча ярышлар оештырылды. Шәһәрнең 5нче гомумбелем мәктәбендә беренчелеккә чыгар өчен дүрт команда көч сынашты. Җиңү өчен көрәшнең ни дәрәҗәдә киеренке буласы беренче матчтан ук күренеп торды. Ярымфиналда район һәм шәһәр җитәкчелеге оешма-предприятие начальниклары белән көч сынашты һәм 4:1 исәбе белән җиңүгә иреште.
Икенче ярымфиналда мәктәп директорлары һәм авыл җирлекләре башлыклары командасы киеренке көрәшкә исәп тотты. Нәтиҗәдә, авыл Советлары башлыклары көндәшләренә караганда көчлерәк булып чыкты һәм 5:2 исәбе белән көрәш барышына нокта куйды.
Очрашулар киеренке дә, матур да үтте. Финал уеннарында авыл җирлекләре башлыкларыннан торган команда җиңүче дип танылды. Район җитәкчелеге - икенче, мәктәп директорлары - өченче урында.
Футбол баталияләре менә шундый күтәренке кәеф белән тәмамланды. Бүләкләү тантанасында, үзе дә команда составында булган район башлыгы Марсель Шәйдулин:
- Футболчыларыбызның осталыклары елдан-ел арта бара. Бүген биредә уйнаган командаларның барысы да иң яхшы исеменә лаек,- дип билгеләп үтте. Җиңүче һәм призлы урыннарны яулаучы командаларга диплом һәм бүләкләр тапшырылды.
13 апрель көнне спорт сөючеләр бадминтон ярышларын карый алачак.
Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай җитәкчеләре минифутбол буенча оештырылган ярышларда катнашты