Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай җитәкчелеге Нурлыгаян Зәйниеваны 90 яшьлек юбилее белән котлады

Азнакайдан чыгып киткәнемә өч дистә елга якын. Кайткан саен биредәге матур үзгәрешләрне күреп, күңел сөенә. Ирем белән шактый илләр, җирләр гизәргә туры килде, әмма туган якка булган мәхәббәт сүнми дә, сүрелми дә, аны чит җирләрнең купшылыгы томалый алмый икән. Азнакаемның йөзе генә түгел, кешеләре дә матур күңелле. Шушы көннәрдә әниебез...

Азнакайдан чыгып киткәнемә өч дистә елга якын. Кайткан саен биредәге матур үзгәрешләрне күреп, күңел сөенә. Ирем белән шактый илләр, җирләр гизәргә туры килде, әмма туган якка булган мәхәббәт сүнми дә, сүрелми дә, аны чит җирләрнең купшылыгы томалый алмый икән. Азнакаемның йөзе генә түгел, кешеләре дә матур күңелле.


Шушы көннәрдә әниебез Нурлыгаян Зәйниевага 90 яшь тулды. Без гаиләбез һәм туганнар аны котларга җыелдык. Район башлыгы Марсель Шәйдуллинның шәхсән тәбрикләргә килүе көтелмәгән бүләк булды. Әниебез япь-яшь көе сугыш чорында колхозда бригадир булып эшли, тормышка чыккач Азнакайда ательеда тырыш хезмәт куя. Әниләре алты бала белән яшьли тол калып, аларны кеше арасында ким-хур итми, тырыш, намуслы итеп үстерә. Сарман районы Яхшы Каран авылында иң булган, аш-суга оста, чиста-пөхтә нәсел буларак беләләр аларны. Һәркем өчен әнисе кадерле әлбәттә, әмма район җитәкчелегенең дә ветераннарны онытмавы, шулай һәрберсен олылыклап искә алуы таң калдырды. Хикмәт бүләгендә дә түгел, әниләр буыны булганына шөкер итеп яшәргә күнеккән. Иң мөһиме - игътибар, җылы сүз, изге теләкләр. Азнакаебыз, аның җитәкчеләре өчен зур горурлык хисе уянды йөрәкләрдә!
Нурия Сәйфуллина (Зәйниева), Мәскәү шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай җитәкчелеге Нурлыгаян Зәйниеваны 90 яшьлек юбилее белән котлады