Азнакай иҗтимагый совет әгъзалары игенчеләр янында булды
Иҗтимагый советның күчмә утырышларын уздыру соңгы вакытта районда матур традициягә әйләнде. Әле күптән түгел генә балаларның җәйге ял лагерьларында булып, андагы шартлар белән танышканнар иде. Инде менә шушы көннәрдә алар "Марс" хуҗалыгының ындыр табагына бардылар. Максатлары: игенчеләребезнең хәл-әхвәлен белеп, уй-фикерләре белән уртаклашу. Амбар эшчеләре авыл хуҗалыгын биш бармаклары кебек белгән,...
Иҗтимагый советның күчмә утырышларын уздыру соңгы вакытта районда матур традициягә әйләнде. Әле күптән түгел генә балаларның җәйге ял лагерьларында булып, андагы шартлар белән танышканнар иде. Инде менә шушы көннәрдә алар "Марс" хуҗалыгының ындыр табагына бардылар. Максатлары: игенчеләребезнең хәл-әхвәлен белеп, уй-фикерләре белән уртаклашу. Амбар эшчеләре авыл хуҗалыгын биш бармаклары кебек белгән, зур тәҗрибә туплаган иҗтимагый совет рәисе Әнәс Исхаков, совет әгъзасе авыл хуҗалыгы буенча комиссия җитәкчесе Миргасим Кәримовның эшлекле киңәшләрен бик кызыксынып тыңладылар.
- Авылыгызны менә шулай теш-тырнагыгыз белән саклагыз! Афәрин! - диде Әнәс Гатуф улы кәкреелгалыларга олы рәхмәтен белдереп.
Элеккеге елларда район дилбегәсен үз кулында тоткан җитәкче юкка гына мондый сүзләрне әйтми. Чөнки марслылар районда үз көчләре белән мөстәкыйль хуҗалык алып баручы санаулы җәмгыятьләрнең берсе.
Районда иң беренчеләрдән булып урып-җыю эшләрен башлаган марслыларның матур эшләре белән танышып, игенчеләр белән киңәш-табыш иткәннән соң, күңелле гармун көе яңгырады. "Юлдаш" агитбригадасы кызлары һәм егетләре башкаруында моңлы, дәртле җырлар, гармун авазы ындыр табагына гына сыешмыйча, авыл урамнарына да таралды. Шушы берничә минутлык кына очрашу, җыр-моң игенченең күңеленә онытылмаслык матур тәэсирләр салды. Алар рәхмәтле калып, күтәренке кәеф белән эшкә кузгалдылар.
Иҗтимагый совет әгъзалары авыл мәктәбе һәм балалар бакчасы тормышы белән дә таныштылар.
-
Бездә дәүләт программасы буенча ремонт эшләре бара, - дип таныштырды мәктәп директоры Данияр Мөхитов яңа алыштырылган, ишек, тәрәзәләргә ишарәләп. Ихатада да матур үзгәрешләр бар. "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе кысаларында биредә белем алган элеккеге укучылар, депутатлар, авылдашлары: Наҗәт Нәгыймов, Рамил Зарипов, Илгизәр Мөхәммәтҗанов, Марат Авзалов һәм башкалар ярдәме белән мәктәп ихатасына яңа койма койганнар. Әле киләчәктә йөгерү мәйданчыгы төзү һәм башка матур уйлар белән яшиләр. Мәктәп директоры авыл укучыларының төрле олимпиадалар, спорт ярышларында ирешкән уңышлары турында да сөйләп узды. Укучылар яшелчә, җиләк-җимеш үстереп, үз өстәлләрен витаминлы азык белән баеталар.
"Ләйсән" балалар бакчасы мөдире Рәйсә Мөхәммәтҗанованы эшче киемендә шау чәчәккә күмелгән бакчада эшләп йөргән мәлендә очраттык. Монда да яшелчә, җиләк-җимешен бик мулдан үстерәләр икән. Әмма шушы матурлык янында җимерелергә җиткән коймалар гына кәефне җибәреп тора. Бакчаның тәрәзәләрен дә алыштырыр вакыт җиткән. Иҗтимагый совет әгъзалары сабыйларның гозере игътибарсыз калдырылмас дигән ышаныч белдерделәр.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев