Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай ишегалларында машина юлларының сакланышын тикшерү буенча рейд узды

Азнакай муниципаль районы күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторлары 87 нче янгын часте хезмәткәрләре, ЮХИДИ, мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре белән берлектә Шәйхетдинов урамы, 3; Ленин урамы, 17 һәм Пушкин урамы, 3 нче йорт ишегалларында машина юлларының сакланышын тикшерү буенча рейдлар уздырды. Янгын сүндерергә килгән машиналарның йортларга, объектларга уза алмый тору очраклары беркемгә дә...

Азнакай муниципаль районы күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторлары 87 нче янгын часте хезмәткәрләре, ЮХИДИ, мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре белән берлектә Шәйхетдинов урамы, 3; Ленин урамы, 17 һәм Пушкин урамы, 3 нче йорт ишегалларында машина юлларының сакланышын тикшерү буенча рейдлар уздырды.

Янгын сүндерергә килгән машиналарның йортларга, объектларга уза алмый тору очраклары беркемгә дә сер түгел. Ут ялкыннары бик хәтәр, алар секунды, минуты белән «ялмап» кына ала. Ә монда янгын урынына үтә алмый торалар. Никадәр кыйммәтле вакыт әрәм булып, кешеләр йорт-җирсез кала, ә кайчакта янгында ук һәлак та була.

Йортларга керү юлына куелган машиналар аркасында "Ашыгыч ярдәм" дә тоткарлана. Ә бәлки кемнеңдер тормышын әнә шул кадерле минутлар хәл итәдер. Әйе, бәла-каза беркайчан да үзеңә килмәс кебек тоела, әмма бу алай түгел.

Машиналарын юл өстенә куйганнарның гамәлен җинаятькә тиңләргә булыр иде. Әлеге йорт ишек алларында да шундый ук хәлне күзәттек. Монда уза да, янгын була-калса сүндерә дә алмыйсың. Янгын машиналары һәм башка махсус техника керү юллары искиткеч тар, ә кайбер урыннардан бөтенләй дә үтәрмен димә. Машиналар белән тыгызлап тулган.

Алай гынамы икән, янгын сүндерүчеләрне плитә, блок, башка төрле "киртәләр" дә каршы алды. Шәйхетдинов урамы, 3 нче йорт ишегалдында тиешсез урыннарга чәчәк, агачлар да утыртып куйганнар.


Янгын сүндерүчеләрнең үз таләпләре бар. Мәсәлән, юлның киңлеге бинаның биеклеге белән бәйле икән. Әгәр дә бинаның биеклеге 13 м га кадәр икән, узу юлы 3,5 метр булырга тиеш. Бу 5 катлы һәм аннан да түбәнрәк биналар өчен.


Каршылыкларны кайбер ТСЖлар да тудыра. Төзелеш барышында планда каралмаса да, юлларны ни белән генә тутырмыйлар.

Шлагбаумнар куйганда, юлның икенче башында янгын техникасы борылышы өчен 15х15 метрлы борылыш мәйданнары булырга, ә юлларның озынлыгы 150 метрдан да артмаска тиеш. Кем тиешле кагыйдәләрне сакламый, аңа штраф яный. Гражданнарга - 2 мең, ә юридик затларга 150 меңгә кадәр.


- Мондый катгый чараларны кулланмый мөмкин түгел, - ди күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Булат Шәйхетдинов. - Чөнки кадерле вакытны әрәм итмичә ут сүндерү, кешеләрне коткару урынына, янгын сүндерүчеләр юлны чистарту яки уратып икенче яктан керү юлларын эзлиләр. Һәм бу еш кына фаҗига белән тәмамлана.


Штрафлар сала башласаң, яшәүчеләр аптырап кала. Бер караганда алар куркыныч янавын таныйлар, әмма куярга урын булмауга сылтап, машиналарын барыбер куялар.


Рейд барышында янгын машинасы сигналына Ленин урамы, 17 йортта яшәүче берәү йөгереп чыкты. Инспекторның:


- Нигә машинагызны юл уртасында калдырдыгыз, янгын була калса махсус техника уза алмаячак бит, - дигән соравына:


- Ә кайда калдырыйм соң мин аны? Машина кую өчен башка җир юк бит. Андый урын ясарга теләгән идек, беренче катта яшәүчеләр риза булмады. Тавышланасыз, диделәр. Түләүлегә куйсак, 30 минутлап җәяү барырга кирәк. Эшкә җәяү баруың хәерлерәк.


- Юлны автотранспорт белән ябып, сез үзегезне һәм якыннарыгызны да куркыныч астына куясыз. Янгын була калса башта узарга юл эзләргә, аннан соң гына кешеләрне коткара һәм янгынны сүндерә башлау мөмкин булачак, - диде инспектор.


Һәркем үзенчә хаклы кебек, әмма кеше гомере, яшәгән йортыбызның иминлеге барысыннан да кыйммәтрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай ишегалларында машина юлларының сакланышын тикшерү буенча рейд узды